Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Зюгановка ике төрле бәя: уңай һәм тискәре


Геннадий Зюганов
Геннадий Зюганов
Бүген КПРФның Мәскәү бүлеге хисап-сайлау конференциясендә бертавыштан фирка лидеры Геннадий Зюгановка теләктәшлек белдерелде.

Шулай ук Мәскәүдә үткән коммунистларның икенче бер җыелышында, Зюганов һәм партиянең башка җитәкчеләре вазифаларыннан китәргә тиеш, дигән таләп яңгырады.

1993 елда КПРФны оештыру корылтаенда делегат буларак катнашкан Валентин Никитин, бүген Мәскәүдә җыелган коммунистлар алдында чыгыш ясап, күпләрнең Зюганов сәясәтенә каршы икәнлеген җиткерде. Зюганов һәм башка җитәкчеләр дә, Никитин сүзләренчә, русофиллыкны җәелдерә, чиркәү белән дуслаша.

Никитин коммунистларның бөтен оешмаларын да берләшергә чакырды.
XS
SM
MD
LG