Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:27
Казанда дөнья татар конгрессының V корылтае тәмамланды. Узган биш елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясалды. Яңа Башкарма комитет, рәис сайланды.

8 декабрь шимбә көнне, корылтайның икенче көнендә узган пленар утырышта резолюциягә өстәмәләр, конгресс низамнамәсенә үзгәрешләр, Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул ителде. Секция өчен җаваплылар эш нәтиҗәләре белән таныштырып үтте.

Җомга көнне делегатлар "Татар милләтенең үсеш юллары", "Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны", "Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге" темаларына багышланган секцияләрдә катнашты.

Корылтайның ачылышы Русия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. Беренче булып яңгыраган Русия гимнын залның күпчелеге басып тыңлады, әмма берничә кеше басмады. Ә инде Татарстан гимны вакыты җиткәч, барлык делегатлар да торып басты.
Беренче көнне чыгыш ясаган Сарытау делегаты Камил Әбләзев эшчәнлеге белән артык таныштырып тору кирәкми. Өлкәнең иң бай кешеләренең берсе, берничә тарихи китап авторы һәм татар җәмгыятенә ярдәм кулы сузып торучы эшмәкәрне башка төбәкләргә үрнәк итеп куялар. Урыс телендә ясаган чыгышында Камил Әбләзев милли республикаларны бетерү ниятен тәнкыйтьләп чыкты.

Урыс телендә чыгыш ясаучылар арасында шулай ук генерал Мәхмүт Гәрәев, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Римма Үтәшева, Башкортстан премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова, Үзбәкстаннан килгән Рим Гыйниятуллин һәм башкалар бар иде.

Җыен барышында милли мәгарифка багышланган чыгышлар шактый иде. Мәсәлән, Мәскәүдән килгән билгеле галим, академик Роберт Нигъмәтуллин БДИга кагылышлы яңа канунны кискен тәнкыйтьләп чыкты.

“Мәскәүдән БДИларны ике телдә (яртысын урыс, яртысын татар телендә) бирү хокукын таләп итәргә кирәк! Спортка күп әһәмият биреп, башка мөһим әйберләргә игътибар кими. Төп игътибарны фәнгә, телләрне өйрәнүгә бирергә кирәк. Ике телне камил белүче кешеләр иҗади яктан күпкә көчлерәк”, диде күренекле океанолог.

“Мәгариф турында яңа канун – алга китеш”

Корылтайның икенче көнендә дә мәгариф мәсьәләсе беренче урында торды. Мәсәлән, Америкадан килгән делегат Илдар Агиш татар әлифбасын латин нигезенә күчерү тәкъдиме белән чыкты.

Кытайдан Рифхәт Фәхретдин андагы татарларның Татарстанга күченеп килү теләкләрен җиткерде. Кытай татарлары Татарстанга кайтса, һәр кешегә үрнәк булып яшәр иде, дип тәмамлады ул чыгышын. Делегатлар аны алкышларга күмде.

Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров милли мәгарифне бетерү сәясәтен кискен тәнкыйтьләп чыкты.

“Хәзер безгә беркемнән дә ярдәм көтәргә кирәкми. Барысы да үзебездән тора. Милләтебез өчен бары үзебез генә көрәшә алабыз. Ришвәтчелеккә каршы көрәшәсе урынга, урыслар татар милләте киләчәгенә балта чаба. Латин имласына күчү вакыты җиткәне турында күп мәртәбә әйтелде. Иманым камил, киләчәктә урыс милләте дә латинга күчәчәк. Күпме генә тырышсалар да татарны юкка чыгара алмаячаклар!”, дип тәмамлады Әзһәр ага ялкынлы чыгышын. Делегатлар аны да алкышларга күмде.

Сембердән Рәмис Сафин өлкәдәге мәгариф хәленә тукталып үтте. Аның сүзләренчә, милли мәгарифкә каршы кыргый кануннар кабул ителә. Төбәктәге эшчәнлекне активлаштыру өчен Татарстан хөкүмәте татар оешмалары өчен грантлар оештырсын иде, дип тәкъдим итте Рәмис әфәнде.

Нәкъ менә шул “кыргый кануннар” белән эш итүче Русия дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов бу көннәрдә әзерләнеп яткан Мәгариф турындагы яңа канунны алга китеш дип атады.

"Мәгариф турындагы канунда безнең өчен бер артка китеш тә юк, киресенчә, алга китеш бар", диде Гыйлметдинов. Залда утыручы делегатлар бу сүзләргә канәгатьсезлек белдерде. Айдар Хәлим урыныннан торып “Туган телдә уку хокукы каламы?” дип сорады. Әмма Гыйлметдинов бу сорауга ачык җавап бирмәде.

Үзбәкстаннан килгән татар аксакаллары шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин конгрессны тәнкыйтьләргә түгел, ә, киресенчә, аңа ярдәм итеп торырга кирәклеген әйтте. Бер уңайдан ул утырышны алып барган Фәрит Мөхәммәтшинга, шулай ук Башкарма комитетның беренче рәисе Индус Таһировка, Ринат Закиров һәм Татарстанның беренче премьер-министры Мөхәммәт Сабировка Үзбәкстаннан алып килгән чапаннар бүләк итте.

Беренче көнне шуңа охшаш бүләеләрне Татарстан түрәләренә Казакъстан вәкилләре тапшырган иде. Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка ак тун, бүрек һәм камчы, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка затлы чапан әләкте.


Фәүзия Бәйрәмова: "Милләт бетcә конгресс та кирәкми"

Алдан игълан ителгән “Татар милләтен саклау концепциясе” делегатлар тәкъдиме белән “Татар милләтен саклау һәм үстерү концепциясе” дип үзгәртелде. Бу фикерне сәхнәдән тарихчы һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова да яңгыратты.

"Татар милләтенең үсеш юллары" дип аталган секциядә чыгыш ясап Фәүзия Бәйрәмова алга таба конгресс утырышларында хисап чыгышларын туктатырга һәм җитди проблемнар турында сөйләшергә чакырды. "Бүген-иртәгә Татарстан, татар милләте бетәргә тора, ә без шундый вакытта мөһим мәсьәләләрне тикшермибез" диде ул.

"Татарстанда татарлык инерция белән генә бара. Идеология юк, рух юк, максат юк. Бу корылтай милләтнең бәйрәме түгел, аерым татарларның, аерым конгресс җитәкчеләренең генә җыелышы һәм бәйрәме", диде Фәүзия Бәйрәмова.

Икенче көнгә пленар утырышта Фәүзия Бәйрәмова мөнбәргә утырыш ахырында гына күтәрелде. Бу мизгелне һәр делегат зарыгып көтте дияргә була, чөнки ул атлаганда залда тынлык урнашты.

“Мин Башкортстан татарлары турында аерым программ кабул итүне сорыйм. Чөнки бер миллионлык Башкортстан татарын башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән чагыштырып булмый. Шуның өчен Конгрессның Башкарма комитетында Башкортстан белән эшләүче махсус бүлек ачылырга тиеш.

Икенчедән, резолюциядә Русиянең бердәмлеген һәм бөтенлеген саклау турында сүзләр язылган. Әмма бүген Русиягә бернинди куркыныч янамый. Безгә Татарстанны сакларга кирәк! Шулай ук, төбәкләрдәге татар оешмалары хакимият белән эшләргә тиеш диелгән, әмма алар беренче чиратта халык белән эшләсен”, диде Бәйрәмова.

“Башкортстан татарлары өчен җаваплы урынбасар кирәк”

Бу фикерләр белән социология фәннәре докторы, Башкорт аграр университеты профессоры Рушан Галләмов та килешә. Бу хакта ул Азатлык хәбәрчесенә әйтте.

“Гафу үтенәм, әмма 2-3 мең татар яшәгән төбәкләргә бик нык игътибар бирелә, ә менә Башкортстан татарларына игътибар аз. Башкортстан һәм Финляндия татарларын чагыштырып булмый. Шуңа күрә тәкъдим шундый: Башкортстан татарлары проблемнары белән шөгыльләнгән рәис урынбасары булырга тиеш. Кем икәне мөһим түгел. Икенчедән, Татарстан белән Русия арасындагы килешү Башкортстанда татар милли проблемнарын чишәргә, татарлыкны үстерергә мөмкинлек бирә. Әгәр Татарстан безгә ярдәм итмәсә, ул үзенең тамырларын кисеп ташлый”, диде Галләмов.

“Яһүдиләр татарларга зур хөрмәт белән карый”

Бу җыен делегатлар саны һәм колач җәеп оештыру белән генә түгел, ә шактый кызыклы вә экзотик илләрдән килгән делегатлар белән дә истә калды. Мәсәлән, быел беренче тапкыр җыенга Бельгия, Испания һәм Әфганстан вәкилләре килгән. Бельгиядә Сабантуйлар үткәне турында бераз хәбәрдар, Испаниядә милләттәшләр яшәве дә шаккаттырмый. Әфганстан татарларын Казанда җәй көне яшьләр форумына көткәннәр иде, әмма ниндидер сәбәптән алар ул чакта килә алмады.

Әфганстан делегатлары

Әфганстан делегатлары

Корылтайга исә өчәүләп килгәннәр. Берсе, экзотик киенгәне, бигрәк тә аерылып торды. Әфган милли киеменнән булган күрәсең. Журналистлар ерак араларны якын итеп килгән кунак белән әңгәмә корырга ашыкты. Ләкин, ни кызганыч, делегат Тукай телендә сөйләшми иде, фарсы телендә генә сөйләшә булып чыкты, журналистлар арасында андый телдә сөйләшүчеләр табылмады.

“Татары за Израиль” оешмасы президенты Закирә Зарипова чыгыш ясый дигәч, залда утыручылар канәгатьсезлек белдерә башлады. Әмма олы яшьтәге ханым сәхнәгә чыгып елмайгач, делегатларны әсир итте. Ул кунакларны татарча сәламләп, чыгышын урыс телендә ясады, яһүдиләрнең татарларга мөнәсәбәте турында сөйләде.

“Яһүдләр татарларга рәхмәт әйтәләр, чөнки берничә гасырлар элек андагы җирләрдә нәкъ менә татарлар хакимлек иткән. Алар татарларның акыллы һәм сабыр җитәкче булуларын таныйлар һәм безгә зур хөрмәт белән карыйлар”, диде ул.

Закирә ханым Израилгә 15 ел элек күченеп киткән. Үзе әйтүенчә, Ташкент политехника университетын тәмамлагач, украин егетенә кияүгә чыккан, әмма аның яһүд милләтеннән булганын сизенмәгән дә. Закирә ханым кунакчылык үрнәген дә күрсәтеп алды.

“Мин сезнең һәрберегезне кунакка чакырам. Яһүд кешеләренең сатулашырга яратканын беләбез, шуңа күрә әгәр безнең якларга килә калсагыз, курыкмыйча миңа мөрәҗәгать итә аласыз. Израил күптәннән медицина хезмәткәрләре белән дан казана. Теләсә нинди эштә ярдәм кулы сузарга әзер. Шул исәптән, дәвалану эшләрендә дә”, дип тәмамлады чыгышын Израил вәкиле.

Бельгия делегаты Лилия Вәлиева бер көн алдан “Татар-информ” агентылыгына биргән интервьюда татар телен үлеп баручы телләр арасына керткән иде.

“Тиздән апрель аенда Брюссельдә Европа татарларына багышланган конференциягә җыелачакбыз. Шунда хартия һәм низамнамә кабул иткәннән соң, татар телен югалып баручы телләр исемлегенә кертеп, бу эшне Еврокомиссия вәкилләренә тапшырачакбыз. Мәктәпләрдә татар теле көннән-көн кими, авыллар урыслашып бара, бу гаделсезлеккә каршы торырга тиешбез. Татарстан бу эшне үзе башкара, ә без Европа татарлары исеменнән Еврокомиссия комиссарларыннан ярдәм сорарга җыенабыз”, диде Лилия Вәлиева.

Конгресс БМОга керәчәкме?

Дөнья татар конгрессы үзе дә халыкара проектлар башкарырга ниятли. Бу уңайдан оешманың низамнамәсенә үзгәрешләр тәкъдим ителгән. Аерым алганда, оешманың Берләшкән Милләтләр Оешмасына (БМО) керү нияте турында әйтелә. Башкарма комитетның хокук белгече Артур Зиннәтуллин белдерүенчә, низамнамәгә оешма БМО идеяләрен хуплый һәм пропагандалый дигән үзгәрешләр кертергә кирәк. Моннан тыш Казакъстанда һәм Украинада бүлекчәләр ачылу турында да үзгәрешләр кертеләчәк.

Бөтендөнья татар конгрессы үзе дә Европа белән уртак проектлар башкарырга ниятли. Моннан тыш Казакъстанда һәм Украинада филиаллар ачылыр дип көтелә.

Башкарма комитетка 77 кеше тәкъдим ителгән иде. Каршы чыккан җиде кешене санамаганда, исемлек күпчелек тарафыннан хупланды. Бу исемлектә КФУ ректоры Илшат Гафуровтан алып шагыйрь Ркаил Зәйдуллага кадәр шәхесләр булса да, Конгрессның Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтаховка урын табылмады.

Ахырда контроль-хисап комиссиясе сайланды. Корылтайның пленар утырышы “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Яңа Башкарма комитет әгъзалары беренче утырышта рәисне сайлады. Алдагы биш елда да бу вазифаны Ринат Закиров тартачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG