Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Рубин” җанатарлары “Җанатарлар турында” канун өлгесенә каршы


Олимпиакос-Рубин уены. 14 вевраль 2012
Олимпиакос-Рубин уены. 14 вевраль 2012
Казанның “Рубин” футбол такымы җанатарлары, башка фанклублар белән бергә Русия думасы вице-спикеры Николай Левичевка мөрәҗәгать юллады. Алар “Җанатарлар турында” канун өлгесен кабул итмәскә чакыра.

“Административ һәм җинаять кодексларында футбол хулиганнары белән көрәшү өчен бөтен ысуллар бар. Без өстәмә канун булуны кирәксенмибез”, диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

Җанатарлар әлеге канун өлгесен әзерләгәндә аның җәмәгатьчелек белән тикшерелмәвен дә ассызыклый. Канун кабул ителсә, андагы катгый чаралар киресен эшләячәк, стадионнарда һәм башка җирләрдә дә низаглар артачак, дип белдерә җанатарлар.

“Рубин” белән бергә әлеге мөрәҗәгатьне “Динамо”, “Зенит”, “Томь” һәм тагын алты такым җанатарлары имзалады.

17 ноябрь көнне “Зенит” – “Динамо” уенында җанатарлар кырга петард ыргытты һәм ул “Динамо” уенчысына зыян салды. Әлеге хәлдән соң иминлек тәэмин өчен канун кабул итү турында сүзләр ешайды.
XS
SM
MD
LG