Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:27

Әфганстанда полиция башлыгы һәм хатын-кызлар эшләре рәсмие һәлак булды


Әфганстанның көньягындагы Нимроз вилаяте полициясе башлыгы генерал Мөхәммәд Муса Рәсүли һәлак булды. Полиция башлыгы утырган машина күрше Һерат вилаятеннән дүшәмбе көнне кайтканда юл буена куелган бомбада шартлаган.

Талибан вәкиле Кари Йосыф Әхмәди Associated Press мәгълүмат агентлыгына һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, "хөкүмәт вәкилләренә каршы һөҗүмнәрне дәвам итәчәкбез", дип белдерде.

Дүшәмбе көнне шулай ук Лагман вилаятендә эшкә барганда хатын-кызлар эшләре өчен җаваплы рәсми вәкиле Надия Сиддыйки үтерелде. Аннан алда бу вазифада булган Хәнифә Сафи да машинасына бомба куелып үтерелгән иде.

Узган атнада интихар һөҗүмендә Әфганстанның күзләү хезмәте башлыгы Әсадулла Хәлид һәлак булган иде. Бу һөҗүм өчен дә җаваплылыкны үз өстенә Талибан алды.

XS
SM
MD
LG