Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУның татар хорына ябылу яный – акча юк


КФУ татар хоры
КФУ татар хоры

Русиядә бердәнбер булган КФУдагы татар студентлары хоры 45 ел эшләгәннән соң туктарга мөмкин. Университет җитәкчелеге керем китермәгән хорга ясин чыгарга җыена.

Татар хорының киләчәге турында беренче булып Казан активистлары чаң суга башлады. Җәмәгать эшлеклесе Наилә Биктимерова тараткан матбугат хатына караганда, хор КФУ җитәкчелеге тарафыннан финанслау булмау сәбәпле ябыла.
“Соңгы тапкыр гастрольгә Әстерханга чакырдылар. Каршы алучылар барлык чыгымнарны капларга вәгъдә бирде. Безгә юлны түлисе генә калды. Ләкин Илшат Гафуровның моңа да акчасы табылмады”, дип сөйләде “Азатлык”ка хор җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин. Венециягә кадәр гастрольгә чакырылган иҗат төркеме 1986 елдан бирле чит илгә чыга алмый икән.
Гафуров үзе уку йортының матди хәле турында күптән түгел университет янында узган пикетчылар белән аралашканда сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, уку йортының акчасы бар, укытучыларның хезмәт хакы якынча 34 мең сум. Ректор үзе биш тапкыр күбрәк ала.

Сүз уңаеннан, узган атна Казанда үткән дөнья татар конгрессы корылтаенда Илшат Гафуров конгрессның башкарма комитет әгъзасы булып сайланды.
Ирнис Рәхимуллин
Ирнис Рәхимуллин
Университетта күп еллар дәвамында милли-мәдәни учак саклаучы Рәхимуллинның хезмәт хакы 3 мең сум һәм аның сүзләренчә, аның ул акчаны инде берничә ай күргәне юк. “Мин инде бушлай эшләргә әзер. Минем урыныма башка берәр яшь белгеч килсә, ул бу хезмәт хакына эшләмәячәк – төкереп китәчәк”, ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан консерваториясе һәм Муса Җәлил исемендәге опера театры хормейстеры булган Рәхимуллин.
Узган җомгада хор яңа програмын тәкъдим итте. Җитмеш яшен тутырган хор җитәкчесенең сүзләренчә, университет идарәсе хорга йөз белән борылмаса, бу аның соңгы концерты булырга мөмкин.
Әлеге хорга бик күп республика күләмендә танылган шәхесләр йөргән: кайчандыр биредә укыган язучылар, галимнәр, сәясәтчеләр. Кайберәүләр хордан соң һөнәрен алыштырып, профессиональ артист булып киткән.

"Җомга" (татар халык җыры)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00
КФУ татар студентлары хоры башкаруында "Җомга" җыры
XS
SM
MD
LG