Нәҗибә Сафина: "Дәүләтчелек булмыйча татарның киләчәге юк”
Шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина Дөнья татар конгрессының V корылтаеның пленар утырышында хисап тотканчы дәүләтчелек һәм мәгариф темасын ныклап тикшерергә кирәк иде, дип белдерде. Сафина, "Корылтайда өстән-өстән сөйләделәр. Әйтерсең лә, мәетнең аяк-кулларындагы яраларын бәйләделәр. Хәзер бит милли мәгариф системыбыз юк. Кайсы милләт үзенең милли мәгариф системын башка дәүләткә тапшыра? Бу – тарихта күрелмәгән хәл! Милләтне саклап калырга теләгән җитәкчелек, хөкүмәт мондый гамәлне кылырга тиеш түгел", дип әйтте.
мультимедиа
-
апрель 18, 2024
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ярты ел төрмәдә утыра
-
апрель 15, 2024
Казан офицеры Фәрхәд Җиһаншин Русия армиясен ташлап илдән киткән
-
апрель 02, 2024
Татарстанга дроннар һөҗүм итте
-
апрель 01, 2024
Алсу Кормашеваның сак астында калуы тагын 2 айга озайтылды