Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь режиссерлар дүрт клип тәкъдим итте


Ильяс Гафаров
Ильяс Гафаров

Татар режиссерлары иҗат җимешләрен Казанның “Циферблат” клубында тәкъдим итеп аларны төшерү тарихын да сөйләде.

Яшь режиссерларның исеме – Илшат Рәхимбай һәм Ильяс Гафаров.

Музыка сөючеләр Илшатның Индива, Артур Маузер Сакс, Гөлназ Батталова өчен төшергән клиплары белән шактый таныш, ә менә Ильяс Гафаровны күпләр “Иттифак” төркеме солисты буларак белә.

Күптән түгел Ильяс видео төшерү белән мавыгып киткән һәм хәзер клипларга да алынган.

Илшат Рәхимбай бу кичәдә ике клип тәкъдим итте. Шуларның берсе "Ява яңгыр"



“Ява яңгыр” җырына клип төшерү бик үзенчәлекле рәвештә башланып киткән.

“Бер көнне урамда яңгыр ява иде һәм Илгиз минем яңа килде дә: “Әйдә, урамга чыгып кыска-кыска видеолар төшерик”, диде. Без урамга юнәлдек, Илгизнең урамда яңгыр астында йөргәнен эләктереп алдык. Соңыннан карасак шактый кызыклы кадрлар чыкканы ачыкланды. Шулай итеп менә клипка да барып җиттек. Миңа калса, шактый кызыклы килеп чыкты. Илгизнең иҗатын хөрмәт итәм, шуңа күрә эшне яратып башкардым”, ди Илшат.

Илшат Рәхимбай "Ява яңгыр" клибы турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:31 0:00
Сүз уңаеннан, бу клипның продюсеры Алмаз Сәмигуллин. Күпләр Алмазны татарның иң яхшы продюсеры дип саный, чөнки кыска вакыт аралыгында Алмаз берничә җырчыны “йолдыз” итәргә өлгерде. Бу эшне ул күп очракта интернет аша башкара.

Рәхимбай тәкъдим иткән икенче клип Артур Маузер Сакс җырына төшерелгән. Артур – саксофончы һәм җырчы. Моңарчы алар Илшат белән берлектә “Кайда?” дигән җырны видеога салган иделәр. Ләкин яңа клипта Артур фәкать саксофонда гына уйный.

Клипның өлешләре Казанның “Рай” клубында һәм Башкортстан табигатендә төшерелгән. Сюжет икегә бүленеп бара: төп герой үзен табигать кочагында һәм төнге тормыш белән яшәүче кебек хис итә. Клипта ярымшәрә кызлар еш күренгәли.

Артур Гыйниятуллин: "Кайда?"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:29 0:00
“Бу шактый кыю клип булып чыкты. Без бөтенебез дә, милләт аермасына карамастан, дөньяга шәрә килеш туабыз. Әгәр ниндидер клишеларга нигезләнеп кенә фикер йөртсәк, без үзебезгә чик куябыз һәм күп ачышлардан мәхрүм калачакбыз”, дип саный Илшат Рәхимбай.

Дөрес, бу җырны татар клибы дип санап булмый, чөнки бу электроник рухта эшләнелгән һәм анда бөтенләй текст юк диярлек.

Тәкъдим итү кичәсендә Ильяс Гафаровның ике клибы күрсәтелде. Берсе – “Бөдрә таллар” әсәренә яңача караш.



Җырны күпләр Хәйдәр Бигичев башкаруында ишетеп белә. Ә җырны “Funktion Unlimited” төркеме заманча итеп эшләгән. Ильяс Гафаров бу клипны үзе өчен яңалык дип саный.

Ильяс Гафаров "Бөдрә таллар" клибы турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:47 0:00
“Мондый рәвешле клип төшерү – минем өчен зур яңалык. Шактый кызыклы төркем җыелды һәм ниһаять, җырлары да тамашачы хозурына чыга башлады. Яздыру, миксиң өчен күп вакыт узды. Безнең максат – татарның чын мәгънәсендә көчле җырларын яшьләргә күрсәтү иде. Ә клип җырны тулыландырып торучы ролен генә үти”, диде Гафаров.

Икенче клипның исеме – “Декабрь”.



Аны Гөлназ Батталова һәм D’Ali башкара. D’Ali – Шәкүр буларак танылу алган Алмаз Корбановның яңа тәхәллүсе. Ильяс Гафаров әйтүенчә, төп өлешләрен Казандагы “Театр әһелләре берлеге” бинасы түбәсендә төшергәннәр.

Ильяс Гафаров "Декабрь" клибы турында
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:39 0:00
XS
SM
MD
LG