Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коррупциягә каршы сабын тараталар


Казан һәм Татарстанның тагын берничә шәһәрендә "Коррупциягә каршы" чаралар үтә. Бу чараларны "Татарстан яшьләре берлеге" президент каршындагы коррупциягә каршы сәясәт идарәсе белән берлектә оештыра.

Әлеге чаралар кысаларында рәсмиләр ришвәтчелеккә каршы көрәш тәҗрибәсе турында сөйләячәк, загс, икътисад министрлыгы, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларында, яшьләр, спорт һәм туризм министрлыкларында очрашулар булачак, дип хәбәр ителгән иде.

Рәсми очрашулардан тыш активистлар Казан урамнарында халыкка коррупциягә каршы көрәш мисалларын китереп сабын тарата. Шундый ук чаралар Арча, Балтач һәм тагын берничә районда үтә.
XS
SM
MD
LG