Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исерек хәлдә машина йөртү өчен җәзаны кырыслату кануны Думага тапшырылды


Думаның иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы Ирина Яровая исерек хәлдә икенче тапкыр машинага утыру өчен җәзаны кырыслату турындагы канун өлгесен Дәүләт думасына тапшырды.

Җинаять кодексында машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән кешенең кабат машинага исерек хәлдә утыруы өчен 200 мең сум штраф, 480 сәгать яки ике елга кадәр мәҗбүри эш, яки алты айга кадәр төрмә җәзасы каралган. Яровая шулай ук машина казасында корбаннар булса җәзаны кырыслатуны сорады. Хәзерге вакытта каза вакытында бер кеше һәлак булган булса - җиде ел, бердән артык кеше үлгән булса - тугыз елга кадәр төрмә каралган.
XS
SM
MD
LG