Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:25

Нобель Тынычлык бүләге Европа Берлеге җитәкчелегенә бирелде [видео]


Бүген 2012 елның Нобель Тынычлык бүләге Европа Берлеге җитәкчеләре - Европа Шурасы президенты Һерман Ван Ромпей, Европа комиссиясе президенты Жозе Мануэль Баррозу, Европа парламенты президенты Мартин Шульцка тапшырылды.

Бүләкне биргән Нобель комитеты рәисе Турбьёрн Ягланд Европа Берлегенең ике дөнья сугышында тар-мар ителгән Европа кыйтгасында тынычлыкны саклау тырышлыкларын мактады. Бу карар белән килешмәүчеләр "башы кризистан чыга алмаган Европа Берлеге әлеге бүләккә лаек түгел", дип саный.

Дүшәмбе көнне булган чарада Европа Берлегенең барлык диярлек дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары катнашты. Бүләккә бирелгән 930 мең евро сугыш барган илләрдә балалар өчен проектларга тапшырылачак.

XS
SM
MD
LG