Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таулы Карабах Бәйсезлек һәм конституция көнен билгели


Таулы Карабах президенты Бако Саакян халыкны Бәйсезлек турында референдум һәм конституция көне белән котлады.

"Максатыбыз - ата-бабаларыбызның хыялы булган көчле һәм алга киткән дәүләт булдыру, халкыбыз өчен яхшы тормыш, яшь буын өчен якты киләчәк булдыру", диелгән президент котлавында.

Таулы Карабах республикасының бәйсезлек турында референдумы 1991 елда узган, конституция 2006 елның 10 декабрь көнендә кабул ителгән.

1991-1994 еллардагы сугыш нәтиҗәсендә әрмәннәр элек азәриләр яшәгән бу төбәкне үз контроленә алып Таулы Карабах республикасын игълан итте.
XS
SM
MD
LG