Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы БМОга ни рәвешле керә?


Дөнья татар конгрессы Берләшкән Милләтләр Оешмасына керергә тели. Моның өчен бишенче корылтайда конгресс низамнамәсенә үзгәрешләр кертелде. Конгрессның теләге – БМОның җәмгыяви мәгълүмат департаменты белән хезмәттәшлек итү.

Казанда 6-9 декабрь көннәрендә үткән дөнья татар конгрессының бишенче корылтае делегатлары оешма низамнамәсенә (уставка) үзгәрешләрне бертавыштан хуплады. Әлеге документка өстәмәләр арасында конгрессның БМО идеяләрен хуплавы һәм аларны таратуы, тынычлыкка һәм татулыкка омтылуы турында да юллар бар. Корылтай делегатларына бу хакта конгресс юристы Артур Зиннәтуллин җиткерде һәм дөнья татар оешмасының БМОга керергә теләвен дә әйтте.

Зиннәтуллин Азатлык радиосына, әгәр конгресс БМОның җәмгыяви мәгълүмат департаменты белән хезмәттәшлек урнаштыра алса, анда вәкил дә булачак, дип белдерде.

"Конгресс БМО идеяләрен пропагандалаячак һәм принципларын хуплаячак, әлеге халыкара оешманың басмаларын, төрле буклетларын да таратачак. Бу БМО һәм конгресс арасында үзара хезмәттәшлек булачак. Без БМО идеяләрен хуплаучы буларак, БМОның җәмгыяви мәгълүмат департаменты башкарма комитетына үзебезнең вәкилне җибәрә алачакбыз һәм аның анда эшләү мөмкинлеге булачак", диде Зиннәтуллин.

Артур Зиннәтуллин
Артур Зиннәтуллин
Аның сүзләренчә, конгресс барлыкка килгәннән бирле дөньядагы иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеккә омтыла. БМОга керү конгресс башкарма комитеты җитәкчелегенең теләге булган һәм моның өчен бөтен документларны да тиз арада эшләп бетерергә җыеналар. БМОның җәмгыяви мәгълүмат департаментында әгъза булу өчен мөрәҗәгатьләр елга ике тапкыр – июль һәм декабрь айларында карала. "Бу утырыш Мәскәүдә үтә, без июль аенда үтәчәгенә өлгерергә тырышачакбыз", диде Зиннәтуллин.

Дөнья татар конгрессы БМОга үзен хөкүмәттән тыш оешма буларак тәкъдим итәчәк. Хөкүмәттән тыш оешмалар гына җәмгыяви мәгълүмат департаменты белән хезмәттәшлектә була ала. Әлеге департамент 1947 елда оешкан һәм 1968 елдан бирле хөкүмәттән тыш оешмалар белән рәсми элемтәләр урнаштыра.

Төрле илләрдәге хөкүмәттән тыш оешмаларның, бигрәк тә алар милли төркемнәргә караса, кеше хокуклары өлкәсендә һәм шулай ук икътисади һәм социаль мәсьәләләрдә үзенчәлекле тәҗрибәләре булганга, БМОга керүе хуплана. БМОның җәмгыяви мәгълүмат департаменты хөкүмәттән тыш оешмалар белән хезмәттәшлек итеп Берләшкән Милләтләр Оешмасының максатларын һәм эшен дөньядагы бөтен кешеләргә дә җиткерү юлларын эзли. Һәм шулай ук хөкүмәттән тыш оешмаларга киң кырлы мәгълүмати хезмәт күрсәтә.

БМОның җәмгыяви мәгълүмат департаменты сәхифәсе
БМОның җәмгыяви мәгълүмат департаменты сәхифәсе
Департамент елына бер тапкыр брифинглар, коммуникация мәсьәләләрендә төрле семинарлар үткәрә. Яңа әгъзаларга ел саен танышу програмнары да оештыра.

Дөнья татар конгрессы Татарстан хөкүмәтенең финанс ярдәме белән көн күрә. Шуңа күрә ул хөкүмәттән тыш оешма була ала мени, дигән сорау да туарга мөмкин.

“Без бюджеттагы оешма түгел. Конгресс рәсми рәвештә иҗтимагый берләшмә буларак оешкан, без юридик яктан иҗтимагый оешма булып торабыз. Без турыдан-туры дәүләт оешмаларына карамыйбыз. Әгәр безгә акчалата ярдәм итәләр икән, моның бернинди куркынычы да юк. Ул безнең статуска йогынты ясамый. БМОга керүчеләр статуслары белән төрлегә – хөкүмәтнекенә һәм хөкүмәттән тыш булганнарга бүленә. Без – хөкүмәттән тыш оешма”, диде Зиннәтуллин.
XS
SM
MD
LG