Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дальний" полициясендә кыйналган егеткә 4 мең сум түләнде


Казанның "Дальний" полиция бүлеге
Казанның "Дальний" полиция бүлеге
Русия финанс министрлыгы Казанның "Дальний" полиция бүлегендә канунсыз тотылган һәм көч куллануда зыян күргән 21 яшьлек егетнең хисабына дүрт мең сум акча күчерде. Прокуратура бу егет алдында рәсми төстә гафу үтенмәде.

Бу "Дальний" полиция бүлегендәге хәлләрне тикшерү өчен ачылган җинаять эшендә беренче акчалата компенсация, дип хәбәр итте егеткә юридик ярдәм күрсәткән Казан хокук яклау үзәге.

"Дүрт мең сум физик һәм әхлакый зыянны каплар өчен җитәрлек акча түгел, "Дальний" полиция бүлегендәндә азаплаулар турындагы хөкем карары көченә кергәч без яңа шикаять тапшырып зуррак компенсациягә өмет итәбез", диде хокук яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов.

2011 елның 22 февралендә КФУ студентын хулиганлыкта гаепләп "Дальний" бүлегенә китергәннәр, ике көннән бу эш ябылган. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, 22-24 февраль көннәрендә Алмаз Василов, Фаил Сабирҗанов исемле хезмәткәрләр һәм бүлек башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов егеткә рухи басым ясаган, аңа карата көч кулланган һәм хулиганлык кылуын танырга мәҗбүр иткән.
XS
SM
MD
LG