Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда коррупциягә каршы сабын өләштеләр


Казанда коррупциягә каршы сабын өләштеләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:43 0:00

Казанда коррупциягә каршы сабын тараттылар

10 декабрьдә Казанда коррупциягә каршы көрәш максатыннан "Чиста куллар" дип аталган чара оештырылды.

Коррупциягә каршы чара ике өлештән торды. Чараны оештыручылар көннең беренче яртысында дәүләт оешмаларына барып түрәләргә коррупциягә каршы көрәш һәм моның нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Төштән соң башкаланың төрле урамнарында узып баручыларга бушлай “Чиста куллар өчен” дип язылган сабыннар өләштеләр. Оештыручылар сүзләренә караганда, республиканың кайбер районнарында да узган әлеге чарада барлыгы дүрт меңгә якын сабын таратылган.

Бу чараны Татарстан президенты аппаратының коррупциягә каршы көрәш идарәсе ярдәме белән “Татарстан яшьләр берлеге” оештырды.
XS
SM
MD
LG