Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан телевидениесында Кыш бабайны күрсәтү тыелган


Үзбәкстан телевидениесындагы Яңа ел тапшыруларында Кыш бабай, Кар кызы һәм Убырлы карчыкны күрсәтү тыелган. Чыршыны исә ерактан гына күрсәтү рөхсәт ителә. Бу хакта Ташкенттагы Узметроном бәйсез интернет сәхифәсе хәбәр итә.

Бу карар гомум мәдәни чараларга каршы тору кысаларында эшләнгән. Тыю турындагы карарның кемнән килүен чыганак хәбәр итми.

Шул ук вакытта Яңа елны бәйрәм итү Үзбәкстанда тыелмаган. Ташкентта бу бәйрәмгә дип барлык зур мәдәни үзәкләр бүленә, чыршылар әзерләнә. Шулай ук “президент чыршы бәйрәме” дә узачак.
XS
SM
MD
LG