Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан тәкъдимнәренең бер өлеше мәгариф кануны өлгесенә керә


Казанның 149-нчы гимназиясендә татар теле дәресе
Казанның 149-нчы гимназиясендә татар теле дәресе

Русия думасының мәгариф комитетында "Мәгариф турындагы" яңа канун өлгесенә үзгәрешләр, өстәмәләр кертү төгәлләнде. Татарстанның, милли телләрне укытуны республикалар үзләре, мәктәпләрнең язмышын авыл җыеннары хәл итәргә тиеш, дигән һәм тагын берничә тәкъдиме бу канун өлгесендә урын алган.

Декабрьнең 11-ендә Русия Думасы депутатлары илнең "Мәгариф турындагы" канунын икенче укылышта карарга тиеш иде. Әмма ул каралмады. Думаның мәгариф комитеты бу канунга хөкүмәтнең һәм президент хакимияте хокук идарәсенең бәяләмәләрен алырга өлгермәгән. Әлеге канун яңа елга кадәр каралыр дип көтелә.

7 декабрь көнне Русия Думасының мәгариф комитетында әлеге канун өлгесенә төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертү төгәлләнгән иде. Билгеле булганча, документка барлыгы 1600-дән артык төзәтмә килгән. Татарстан да Дәүләт шурасында раслап 17 төзәтмә җибәрде. Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, Татарстан тәкъдимнәренең бер өлешен яңа канунга алганнар, әмма милли мәгариф өчен әһәмияткә ия булганнары арасында керми калганнары да бар.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
– Моңа кадәр без Татарстан кануннары нигезендә татар телен һәм рус телен бер күләмдә укыта идек. Бу хакта Татарстанның мәгариф турындагы һәм телләр турындагы канунында да язылган. Әмма Русиянең яңа мәгариф кануны өлгесендә (проектында) безгә мондый мөмкинлек бирелми иде. Моңа кадәр эшләп килгән Русиянең мәгариф канунының алтынчы маддәсендә, милли республикаларда дәүләт телләре шул республиканың кануннары нигезендә гамәлгә ашырыла, дигән юллар бар иде. Яңа проектта бу төшереп калдырылды. Бу яңа канун шушы килеш кабул ителгән булса, киләчәктә Татарстан үзендә татар телен һәм әдәбиятын укытуга кагылышлы кануннарны чыгара алмаячак иде. Без моның белән ризалашмыйча, үзебезнең төзәтмәне җибәрдек. Куанычка дип әйтимме, бу төзәтмә, сүзгә-сүз булмаса да, яңа канун өлгесенә кергән, эчтәлеге шулай калган.

– Татарстан милли телләрне укыту турында нинди төзәтмә тәкъдим иткән иде?

– "Русиянең милли республикаларындагы дәүләт телләрен өйрәнү шушы республикаларның кануннары нигезендә тәртипкә салына" дигән тәкъдим иде ул. Без аны шул килеш тәкъдим иттек, чөнки бүгенгә кадәр гамәлдә булган мәгариф канунында шундый юллар бар. Әйткәнемчә, яңа канун өлгесендә ул төшеп калган иде. Безнең төзәтмә үтмәсә, туган телебезне дә, әдәбиятыбызны да киләчәктә Мәскәү ничек кушса, шулай укытырга тиеш була идек. Әгәр укытырга кирәкми, дип әйтсәләр, укытмый идек. Әгәр инде факультатив кебек, ата-аналар теләге белән генә укытырга кушылса – шулай эшләргә мәҗбүр була идек. Бүген аз гына булса да куанырга мөмкинлек бар, чөнки Думаның мәгариф комитетында бу төзәтмә узган. Әгәр канун шул килеш кабул ителсә, татар телен һәм әдәбиятын ничек укытуны Татарстан кануны белән билгели алачакбыз.

– Милли мәгарифкә караган тагын нинди төзәтмәләр җибәргән идегез?

– Моңа кадәр Русия кануннары нигезендә илдәге югары уку йортлары: университетлар һәм институтлар бары тик Русия хакимияте тарафыннан һәм шәһәрләр тарафыннан гына гамәлгә куела иде. Шуңа күрә Татарстанда өч югары уку йортыннан кала барысы да федераль дәрәҗәдәге югары уку йортлары. Бу өч югары уку йорты да Татарстанныкы түгел, ә алар шәһәрләрнеке. Моңа кадәр милли республика буларак, Татарстанның югары уку йорты ачарга хокукы юк иде. Без моны дөрес түгел дип санадык, чөнки Русия конституциясендә милли республикалар дәүләт дип язылган, ә шушы дәүләтнең университет ачарга хакы юк. Безнең тәкъдимебез ул - республикаларның да югары уку йорты ачу хокукын булдыру турында иде. Бу төзәтмәбез дә Думаның мәгариф комитетында узган.

– Бу төзәтмә Татарстанда күп еллар буе сөйләнгән милли университет ачу өчен киләчәктә бер хокукый нигез булырга мөмкинме?

– Әлбәттә, шулай. Моңа кадәр Татарстанның андый хокукы юк иде. Шулай да бер заман булып алды ул. 1990-нчы еллар азагында Татарстан һәм башка милли республикаларның да андый хокукы бар иде. Ул вакытта без Татарстанда һуманитар институт ачкан идек. Яңа канун кабул ителгәч, әлеге хокук бетерелде. Менә без аны яңадан кайтаруны сорадык һәм бу мәсьәлә хәл ителү алдында тора. Кайчан да булса милли университет ачарга телибез икән, бу канун безнең тәкъдим белән кабул ителсә, киләчәктә андый хокукый нигез булачак.

Татарстан тәкъдимнәре егермедән артык төбәктә хупланды
Яңа мәгариф кануны өлгесендә, безнең өчен әһәмияткә ия, моңа кадәр булган бер маддәне алып ташлаган иделәр. Ул - мәктәпләрне ачу, ябу һәм үзгәртеп коруны авыл җыены карары белән хәл ителү турында иде. Авыл халкы хупламаса, канун нигезендә, элек ул мәктәпне ача да, яба да, үзгәртә дә алмый иделәр. Әмма, ни кызганыч, халык бу хокукларын белеп бетермәде. Яңа канун өлгесендә бу бөтенләй төшеп калган иде. Анда авыл мәктәпләрендә ачу-ябу мәсьәләләрен район депутатларының шурасы хәл итә дип язылган иде. Без моның белән килешә алмадык. Район шурасында иң күп дигәндә һәр авылдан бер депутат кына булырга мөмкин. Ул берүзе генә 20-25 депутатка каршы карарны үзгәртә алмый. Без авыл халкы җыены карарларын искә ала торган маддә булырга тиеш дип тәкъдим иткән идек, ул да узган.

Яңа канун өлгесендә авыл җирендә укытучыларга ташламалар мәсьәләсе дә төшеп калган иде. Бу безнең өчен бик тә кирәк, чөнки татар һәм башка халыкларның милли мәктәпләре нигездә авылларда. Бу авыл укытучыларына зур ярдәм иде. Без бу ташламаларны калдырырга тәкъдим иттек. Безнең бу тәкъдимебез дә яклау тапты. Безнең уннан артык төзәтмә узган.

Без тагын бик тә мөһим ике төзәтмә тәкъдим иткән идек. Беренчесе аның бердәм дәүләт имтиханына кагыла. Моңа кадәр булган карарлар нигезендә БДИлар бары тик рус телендә генә тапшырылырга мөмкин иде. Моның белән һич кенә дә килешеп булмый. Әгәр укучы 11-нче сыйныфка кадәр туган телендә белем ала икән, аның имтиханы да башка телгә күчәргә тиеш түгел. Русия конституциясендә ил ватандашы үзенең туган телендә белем алырга хокуклы дип язылган. БДИ – белем алуның бер өлеше булып тора. Без бу хакта менә ничә еллар әйтеп, сөйләп киләбез. Аны караган мәхкәмәләр дә булды, әмма мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүчеләр җиңеп чыга алмады. Безнең төзәтмәбез БДИны милли телләрдә дә тапшыру турында иде. Төзәтмә, ни кызганыч, яклау тапмады.

Русия кануннары нигезендә мәктәпләрдә туган телдә белем алу тугызынчы сыйныфка кадәр генә рөхсәт ителә. Бу да безне канәгатьләндерми, чөнки Русия конституциясендә барлык халыклар да, барлык телләр дә бертигез дип язылган. Ә ни өчен соң рус телендә 11-нче сыйныфка кадәр белем алып була, ә татар телендә белем алу бары тик тугызынчы сыйныфка кадәр генә гарантияләнә. Без милли мәктәпләрдә дә тугызынчы сыйныфка кадәр генә түгел, ә 11-нче сыйныфка кадәр белем алу гарантиясе булырга тиеш дип язган идек. Бу тәкъдимебез дә үтмәгән.

– Тугызынчы сыйныфка кадәр генә милли телләрдә уку мөмкинлеге бирелсә, бу маддә нигезендә Татарстанда киләчәктә 10-11-нче сыйныфларда татар телендә укытып булмаячакмы?

– Укытып булачак. Русия кануннары моны тыймый, әмма гарантияләми дә. Ул аңа каршы түгел, гарантия булса, ул, икенче төрле әйткәндә, мәҗбүри уку була. Русиядә урта белем алу мәҗбүри. Ул дәүләт тарафыннан гарантияләнә, аңа акча бүлеп бирелә һәм башкалар. Ә бездә инде бу канун кабул ителсә 11-нче сыйныфка кадәр туган телдә уку гарантияләнмәячәк. Канун өлгесендә, милли телләрдә укыту мөмкин, әгәр ул республикаларда моңа шартлар булса, дип язылган. Монда шарт куела. Без моңа риза түгел. Ни өчен әле ул русча укыган мәктәпләрдә гарантияләнә, ә безгә андый мөмкинлек кенә бирелә. Без башка милли республикаларда да милли телләрдә укыту өчен тулысынча дәүләт гарантиясе булырга тиеш дип саныйбыз.

– Мәгълүмат чараларында шундый хәбәрләр булган иде, янәсе Татарстан "ана теле" төшенчәсенә үз аңлатмасын тәкъдим иткән булган, әмма мәгариф комитеты моны кире каккан дигән.

– Безнең ике төрле аңлатмабыз бар иде. Берсе "ана теле" ("туган тел") төшенчәсенә, ә икенчесе "туган әдәбиятка", ягъни милли әдәбият нәрсә ул? Бу төзәтмәләр үтмәгән. Бу бик тә четерекле әйберләр. Аны тиз генә хәл итеп тә булмастыр, чөнки галимнәрнең дә, дәүләт җитәкчеләренең дә, хакимиятнең дә моңа фикере төрле.

Уйлап карагыз, Татарстанда бер сыйныфта 25 бала укый ди. Аларның бер өлеше руслар, бер өлеше татарлар, бер өлеше чуашлар, марилар һәм башкалар да булырга мөмкин. Монда сүз катнаш мәктәп турында бара. Рус теле анда туган тел буларак укытыла. Ничек инде, татар баласы рус телен туган тел буларак укысын? Чуаш баласы да, яһүд баласы да моңа риза булмаячак. Бер үк сыйныфта җиде-сигез милләт баласы булырга мөмкин. Аларны бүлеп бетереп булмый, мәктәпләрнең мөмкинлеге юк. Туган тел мәсьәләсе - шактый четерекле мәсьәлә. Татарлар арасында да туган телнең ни икәнлеген аңлап бетермәүчеләр бар. Минем үземнең бу мәсьәләдә фикерем катгый, мин үзем туган тел дип ата-ана телен саныйм. Юкка гына бит ул ана теле дип аталмый. Әнием теле, әбием теле, бабамның теле – нәселдән-нәселгә күчеп килгән тел дип саныйм. Шушы халыкның телен генә мин туган тел дип саныйм. Бу төшенчәгә мөнәсәбәттә төрле кешеләр арасында төрле фикерләр бар. Татарлар, чуашлар һәм башкалар арасында да "минем туган телем – рус теле" дип әйтүчеләр бар. Бу мәсьәләдә әле уртак бер фикергә киленмәгән.

– Мәгариф кануны кабул ителгән очракта, Татарстаннан кала Русиянең башка төбәкләрендәге татар мәктәпләренең, татар телен укытуның хәле ничек булыр?

– Мин алга китеш булыр дип өметләнмим. Канун өлгесендә "әгәр дә шартлар булса" дип язылган. Хакимиятләр өчен бик җайлы маддә бу. Мисал өчен, Чиләбе, йә булмаса Свердлау өлкәсендә, безнең туган телләрдә укытырга шартларыбыз юк, дип әйтәчәкләр. Беренчедән, безнең укытучылар юк, икенчедән, ата-аналар теләми, өченчедән, дәреслекләр җитешми, дип әйтәчәкләр һәм тагын башка сәбәпләр дә табачаклар. Канунның бу өлеше дә безне канәгатьләндерми. Ни өчен соң шартлар булса гына укытылырга тиеш? Ни өчен соң әле ул гарантияләнми? Әгәр укытучы юк икән, аны әзерләргә кирәк. Әгәр дәреслек юк икән, аны табарга кирәк. Бу әлеге дә баягы Русия милли сәясәтенең камил түгел икәнлеген, аның милләтләр файдасына булмавын күрсәтеп тора. Бу канунны үзгәртүгә безнең тәкъдимнәр моңа кадәр дә булган иде. Илнең милли сәясәтен үзгәртми торып моңа ирешеп булмаячак. Русиянең милли сәясәт стратегиясе өлгесен карадык. Анда да милләтләрнең үсешен, телен һәм милли мәгарифне кайгырту каралмаган.

– Бу яңа әзерләнеп бетеп килүче мәгариф канунында рус теле дәүләт теле буларак барамы?

– Рус теле дәүләт теле буларак бара. Канун өлгесендә рус теленә бик зур урын бирелгән. Анда хәтта милли телләрне укытканда рус теленә зыян китермәслек булырга тиеш дип язылган. Ничек инде, татар телен укыту, чуаш телен укыту, башкорт телен укыту рус теленә зыян китерергә мөмкин? Бу бик итәгатьсез эшләнгән маддә. Әмма ул маддәне дә үзгәртергә уйламыйлар. Без Татарстан кануннарына рус телен укытканда татар теленә зыян китермәслек булырга тиеш дип язмыйбыз бит. Бу безне бик рәнҗетә торган маддә. Андый маддәләр бик күп, алар Русиянең башка кануннарында да бар. Бу хәл – Русиянең йөзләрчә ел буена килгән милли сәясәтенең җимешләре.

– Татарстан 17 төзәтмә тәкъдим иткән. Ә Русиядәге башка республикаларның парламентлары да шундый тәкъдимнәр белән чыктымы? Әллә бу җитди тәкъдимнәр Татарстаннан гына булдымы?

– Без алар белән һәрвакыт элемтәдә. Без Башкортстан, Якутия, Таулы Алтай республикаларының парламентлары белән аралашып торабыз. Алар ашкынып, ярсый-ярсый бу канунга карата андый тәкъдимнәр әзерләмәде. Ләкин алар Татарстан тәкъдимнәренә каршы килмәде, киресенчә, үзләренең парламентларында безнең тәкъдимнәрне хуплап, үзләренең карарларын Русия Думасына җибәрде. Безнең тәкъдимнәрне яклаучылар рус төбәкләрендә дә булды. Без үзебезнең тәкъдимнәрне яклауны сорап Русиянең 83 субъектына җибәргән идек, егермедән артыгыннан карарлар килде. Алар һәммәсе дә безнең тәкъдимнәрне хуплаган. Билгеле, милли республикалар безнең кебек дәррәү кубып үз тәкъдимнәрен дә җибәрсә, ул бермә-бер яхшы булыр иде. Кызганыч, алар тарафыннан андый активлык күрсәтелмәде.
XS
SM
MD
LG