Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:50

Гыйнвар уртасында Мәскәүнең Кече театры сәхнәсендә Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге театры гастрольләре булачак.

Киләсе елның 10-15 гыйнварында Мәскәү тамашачысы камалларның сигез спектаклен караячак. Аның икесе көндез күрсәтелеп, балалар өчен дә тамашалар булачак.

2002 елдан бирле Камал театры Мәскәүгә гыйнвар аенда ел саен диярлек килә. Халык та инде аңа ияләнеп бара. Әлбәттә, тамашачы һәр елны тулысы белән яңа спектакльләр көтә. Театрның белдерүендә яңа сәхнә әсәрләре булса да, элек куелган, тамашачы инде үз итеп өлгергән театрның төп репертуарында калган спектакльләр дә булачак бу юлы.

Шушы гастрольләр уңаеннан Татарстан вәкиллеге бинасында матбугат очрашуы узды.

Ул очрашуда театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Русиянең Кече театр җитәкчесе Юрий Соломин, тәнкыйтьче, театр белгече Борис Поюровский, өлкән артистлардан Равил Шәрәфиев, яшьләрдән Камал театры артистлары Эмиль Талипов һәм Ләйсән Фәйзуллина

Камал театры артистлары Эмиль Талипов һәм Ләйсән Фәйзуллина

һәм театрның яңа мөдире Илфир Якупов катнашты. Очрашуда күп төрле сораулар бирелде һәм театрга тәкъдимнәр дә әйтелде.

Кече театр җитәкчесе Юрий Соломин, без генә камалларны кабул итмибез, алар да безне үзләренә чакыра. Казанда да безнең гастрольләр узып тора, дип башлады сүзен. Олы буын артистлар белән без заманында бергә Щепкин училищесында укыган идек, бер тулай торакта яшәгән идек. Хәзер инде менә шулай иҗади аралашулар белән яшибез. Без соңгы елларда Камал театры сәхнәсендә үз спектакльләребезне күрсәтәбез. Бигрәк тә күңелләрне тутырганы бергә укыган иптәшләрнең безне поездга килеп каршы алулары, кунак итүләре. Казанга кайту безнең өчен олы бер бәйрәмгә әверелә, диде ул.

Равил Шәрәфиев

Равил Шәрәфиев

Ә инде заманында Юрий Соломин белән бергә укыган данлыклы Равил Шәрәфиев: “Кече театр сәхнәсендә уйнау безнең хыял гына иде. Ул бит безнең туган йортыбыз кебек. Без бит аның каршындагы училищеда укыдык. Барысы да таныш, барысы да җанга якын. Бирегә килгән саен монысы соңгысыдыр инде дип киләм. Аллага шөкер, быел да җыенабыз. Алга таба да шундый очрашулар булсын иде, соңгысы булмасын иде дип телим. Быелгы гастрольләрдә мин өч спектакльдә уйныйм. Алар – “Әбиләр чуагы”, “Мулла”, “Ут күршеләр”. Икесе әле өр-яңа әсәрләр”, диде.

Борис Поюровский

Борис Поюровский

Җурналистларга Борис Поюровскийның Галиәсгар Камал театры турында урыс телендә язылган “Остров в океане” исемле китабы таратылды. Поюровский: “Мин Камал театрын 57 ел беләм инде, минем аларда булган бер генә премьераны да калдырганым юк. Ул театр милләтнең традицияләрен, мәдәниятен күрсәтүче. Аларны татар телен белмәүчеләр дә аңлый. Чөнки театр аны шундый оста итеп тамашачысына җиткерә ала. Әлбәттә, Мәскәүгә гастрольгә килүне җаваплы эш, сынау диләр. Ләкин ул театрга бары тик шатлык кына китерсен иде, тамашачылар зал белән тулып, аларны алкышларга күмсен иде. Галиәсгар Камал театры моңа лаек”, диде.

Азатлык радиосына Театрның репертуары, яңа спектакльләр турында баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев сөйләде:

– Беренче чиратта яңалардан “Хан кызы Турандыкны” әйтергә була. Ул спектакльне Кытай режиссеры сәхнәләштерде. Хәер, “Зәңгәр шәлне” мин һәрвакытта да беренче чиратка куям. Аны да алып киләбез. Безнең артистыбыз Радик Бариев ике яңа спектакльне сәхнәгә менгезде. Салават Юзиевның “Ут күршеләр” Һәм Илгиз Зәйниевның “Кечтүкле уен” спектакльләре”. Алары аерым игътибарга лаек. Актер булып эшләүче кешенең спектакль куюы ул зур эш. Мин аның белән горурланам. Гастрольләрне без “Бабайлар чуагы” спектакле белән башлап җибәрәчәкбез. Узган юлы килгәндә бик яратып калганнар иде мәскәүләр. Аны тагы да алып килергә уйладык. Анда безнең театр йолдызлары, аксакалларыбыз уйный. Равил Шәрәфиев, Ренат Тажетдин, Ирек Баһманов, Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева. Аларның барысын бергә күрү үзе бер бәхет. Казанда ул спектакльне шыгрым тулы зал белән карый халык.

– "Зәңгәр шәл"не яңа спектакльләр рәтенә куйдыгыз. Тагын нинди дә булса үзгәрешләр кертелдеме? Узган гастрольләрдә дә күрсәтелгән иде ул спектакль. Күпләр үзгәрешләрне кабул итмәүләрен әйткән иде.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев

– Дөресен генә әйткәндә, спектакльне яңача кабул итмәүчеләргә нәрсәсе ошамады соң дип әйтәсем килә. Шул ук Сабантуй күренеше, шул ук ишан, шул ук абыстайлар. Шул ук урмандагы качкыннар пәрдәсе. Без әлләни үзгәртмәдек, азрак спектакльнең ритмы үзгәрде.

– Кыскартулар күбрәк түгелме?

– Спектакльнең элекке версиясе дә тәнкыйтькә дучар ителгән иде. Имеш, без ишаннардан, абыстайлардан көләбез. Без беркемнән дә көлмибез. Спектакль шул ук. Ә менә урыс театрларына, тәнкыйтьчеләренә үпкәм бар. Русиядә милли театрларга ниндидер тискәре караш бар. Чуаш, башкорт, якут, хакас театрларын да – милли театрларны алар урыс театрлары кебек итеп күрәселәре килә. Безгә ничектер кимсетеп карыйлар шикелле. Тамашачылар димим мин. Театр тәнкыйтьчеләре турында әйтәм. Бу бит дөрес түгел. Марсель абый күпме көрәште алар белән. Япон театры, гомумән, чит ил театрлары килсә, алар ах-вах килеп мактыйлар. Ә инде татар театрын тәнкыйтьли башлыйлар. Менә шунысы үкенечле.

– Матбугат очрашуында репертуар турында сүз чыккач, сез әйбәт пьесалар юк дип әйттегез. Ничә ел инде “Яңа татар пьесасы” дигән бәйге бара. Ул бәйге дә яңа әсәрләр китермиме? Шулай да премьералар булып тора бит. Алары каян килә?

– Әйе, бәйге бара, анда 60-лап әсәр килә. Бик сайлап алсаң, театрга яраклы бер-ике пьесаны әйтергә була, әйбәт дип. Анысы инде үзенә күрә бер бәхет.

– Бәлки ул бәйгене уздырып торуның файдасы юктыр, алайса?

– Файдасы бар аның, бар. Менә соңгы ун елда вакыт шаукымымы, тамашачы үзгәрдеме, алар җитди әсәрләр таләп итә. Халык аларны карарга ияләнде. “41 елның арбалы хатыннары”, ”Мулла”. Тамашачы сыйфатны аңлый башлады. Шуны югалтасы килми иде. Менә шул юлдан тайпылмыйча дәвам итәргә иде. Ләкин андый әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Язучылар үпкәләмәсеннәр, аларның театрга карашы матди якка кайтып кала күпчелек. Менә пьеса язам, гонорарын алам, проценты килеп тора, дип уйлыйлар. Ә инде театрның җәмгыятьтә нинди роль уйнавы турында уйламыйлар, кызганыч ки. Туфан абый аны аңлый иде. Хәер, Туфан абый да матди якка битараф түгел иде. Шул ук вакытта ул театрның вазифасын эчтән торып белә иде. Яңа әсәрләр көтәбез. Халык таләбенә, театр таләбенә туры килгән әсәрләрне.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG