Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:48

Казанда реклама такталарын федераль ширкәтләр сатып алды


Казан урамнарындагы реклама такталарын сату нәтиҗәсендә шәһәр бюджетына 912 млн сумнан артык акча керде, такталарның барысын да диярлек Мәскәү ширкәтләре сатып алды, дип хәбәр итә "Коммерсант" газеты.

Иң күп тактаны (405) Russ Outdoor (ООО «АПР-Сити/ТВД») исемле ширкәт сатып алган, алар өчен 347 млн сум түләнгән.

Татарстанның реклама ширкәтләре җирле базардан кысырыклап чыгарылачагыннан куркып берничә тапкыр реклама такталарын сату аукционнарының канунсыз булганын белдереп арбитраж мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итте. Мәхкәмә карары ике тапкыр сатуны туктатып тору карарын чыгарды.

Җирле ширкәтләрдән Казанда үз рекламасын 18 тактага элү хокукын "Неон-Арт" ширкәте генә алды. Ширкәт җитәкчесе Алексей Мамаков, кече эшкуарлыкны яклап, "җирле эшкуарларның зур федераль ширкәтләр белән көндәшлек итә алмавы, шәһәргә җирле компанияләрнең рекламасы кирәк булуы" турында белдерде.

XS
SM
MD
LG