Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:59

Русия мөселманнарын өйрәнгән һәм яклаган, Казанда булып татар галимнәре белән хезмәттәшлек иткән Мари Беннигсен-Броуксоп вафат.

Лондонда Русиянең мөселман халыклары һәм сәясәт белгече Мари Броуксопның кинәт вафат булуы аның белән эшләгән Татарстан галимнәрен тетрәндерде.

1944 елда Парижда туган Мари ханымның әтисе Александр Беннигсен (1913-1988) совет чорында Көнчыгышны, тарихны өйрәнүче танылган галим, мөселман халыклары белгече иде. Татарстанда аның Казан татарлары тарихы, татарларның XX гасыр башындагы матбугаты турындагы китапларын яхшы беләләр.

Мари ханым әтисенең вафатыннан соң Казанга берничә тапкыр килде.

Римзил Вәли, журналист, Казан:

"Мари Броуксоп Татарстанда, Русия мөселманнары арасында билгеле кеше иде. Ул совет заманында танылган Александр Беннингсенның кызы, озак еллар буе Русия мөселманнарын халык буларак яклап, иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнде һәм фәнни хезмәтләр язды. Аның әтисе үз хезмәтендә "Мирсәет Солтангалиев – мөселман социализмы лидеры" дип язган иде. Мари ханым "Үзәк Азия күзәтүләре" исемле журнал-бюллетень чыгарды, алар Азатлык радиосының төрле редакцияләренә килеп торды.

Татарстан галимнәре бу хәбәрне бик тәэсирләнеп каршы алды. Ислам белгечләре Нурия Гәрәева, Рафаил Мөхәммәтдинов, Рафаэль Хәкимов һәм башкалар. Мари ханым әтисе вафат булганнан соң Казанга, Татарстанга килде, үзенә дуслар тапты. Ул әтисен һәм аның эшчәнлеген шул кадәр хөрмәт иткәннәрен һәм яратканнарын белеп куанды. Европада яшәгән, башка милләтләрне, бигрәк тә Идел буенда яшәгән мөселманнарны яклаган, кызганган, зурлаган сирәк була торган кешеләрнең берсе иде ул. Соңгы елларда ул күбрәк Төньяк Кавказ белән шөгыльләнде. Сорбонн университетын тәмамлаган кызның беренче зур фәнни хезмәте Кавказ сугышындагы (1785-1791) дини-сәяси юлбашчы шәех Мансур турында иде. Моның өчен кыюлык та кирәк бит әле. Чечня балаларына ярдәм итте ул. Нәрсәгә кирәк инде ул Лондонда яхшы йортта гаиләсе белән яшәгән бер ханымга? Менә шундый иде ул, безнең татар кешеләрен, татар халкын яклаган әтисенең юлын дәвам иттергән кыз.

"Үзәк Азия күзәтүләре" журналы тышлыгы

"Үзәк Азия күзәтүләре" журналы тышлыгы

Мин Мари ханым белән 90нчы еллар башында очрашкан идем. Ул татар конгресслары, татар җыеннарына килә иде, гыйльми җыелышларда катнаша иде. Ул килсә, форумнар зур бәйрәмгә әйләнә иде.

1990 елның декабрендә миңа Равил Бохараев чакыруы белән Лондонда булырга туры килде. Анда мин ислам җәмгыяте белән сөйләшүләр алып барып мөселман нәшриятын төзү мәсьәләсен хәл итәргә йөргән идем, хәл итүгә ирешә дә башлаган идек, ләкин шул көннәрдә Шеварнадзе Русиядә генераллар хакимияткә ыргыла дигән белдерү ясады һәм безнең партнерларыбыз "сезнең илдә әле сәяси хәл тотрыклы түгел һәм инвестицияләрне салып булмый" дип, кичектерергә туры килде. Шул көннәрдә Мари ханымның өенә барырга насыйп булды, телефоннан эзләп табып киттек. Аның институт дигән оешмасы да үзенең йортында булып чыкты. Нәкъ шул елларда ул җитәкләгән җәмгыять һәм журнал матди кыенлыкларга очраган иде. Шунда аның яшел төстәге "Үзәк Азия күзәтүләре" исемле журналын күрдем. Шул кадәр мөлаем, акыллы кеше иде. Нурия Гәрәева аның турында инглизчә бик аз мәгълүмат табып тәрҗемә итте, көчкә генә бер рәсемен таба алдык. Улы һәм ире бик каушап калганнар, нәрсә эшләргә дә белмиләр. Вакыйганы әле күпләр белми.

Мари Броуксоп – ул легендар шәхес. Сәламәт, көләч йөзле кеше иде. Алты атна эчендә аны каты авыру егып салды. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Надир Дәүләт, галим, Истанбул:

Мин мәрхүм профессор Александр Беннигсен белән таныш идем. Аның белән Истанбулда да, Мюнхенда да очрашканым бар иде. Шул вакытларда кызы белән дә танышу форсаты туган иде. Мари Броуксоп атасының юлыннан китте, аның белән без Лондонда Кавказга багышланган бер конференциядә күрешкән идек, ул мине анда чакырды. Моннан 2-3 ел элек Истанбулда Француз-Анатолия тикшеренүләре институтының җыелышында чыгыш ясаган иде ул, мин дә анда катнаштым, шунда күрешкән идек. Мин аның "Урта Азия күзәтүләре" журналында берничә мәкаләмне чыгардым, шуның аша да бәйләнештә тордык. Өендә Лондонда да булганым бар. Яхшы, якыннан таныш идек без. Соңгы елларда ул күбрәк Кавказ, чеченнар белән мәшгуль булды. Төньяк Кавказга еш сәфәргә йөрүен белә идем. Аның вафаты хәбәрен минем өчен зур кайгы булды. Нишлисең, гомер шундый – кешеләр туа һәм үлә. Ләкин аның калдырган әсәрләре һәм хезмәте киләчәк буыннарга истәлек һәм файдалы мәгълүмат булып калачак дип ышанам.

Мари Броуксоп 7 декабрьдә 68 яшендә вафат булды. Ул 18 декабрьдә Парижда әтисе һәм әнисе янында җирләнәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG