Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:11

Тәрәзәдән сикереп үлгән хәрби Илназ Галимуллин эше тикшерүсез ябылды


Казан гарнизонының хәрби-тикшерү бүлеге гаскәргә барырга җыелу урынында Илназ Галимуллинның үлеме белән бәйле Татарстан хәрби комитет хезмәткәрләренә каршы җинаять эше ачылмаячак, дип белдерде. Тикшерү барышында гаскәргә барырга җыенган егетнең үлемендә гаепле кешеләр табылмады, дип хәбәр ителә.

29 июнь көнне Илназ Галимуллин һәм хезмәткә алынган тагын 12 егеткә йокы бүлмәсендә матрацларны алыштырырга кушылган була. Галимуллин йөгереп килеп 4нче каттагы тәрәзәдән сикерә. Төшүдән соң ул исән кала, әмма соңыннан хастаханәдә алган яралардан үлә.

Тикшерүчеләр җыелу урынындагы башка солдатлар белән сөйләшкән. Алар Илназга бер кем дә басым ясамаган, аны чикләмәгән, аның белән бер кем дә низагка кермәгән, дип сөйләгән.

Тикшерүдән соң язылган рәсми карарда "Галимуллинның үз-үзен үтерүенә куңел төшенкелеге яки башка хәләт сәбәпче булган" диелгән иде. "Өйдә калган туганнары өчен борчулар, яшәү шартларының кинәт үзгәрүе Галимуллинның каефен төшергән булырга мөмкин", диелгән иде рәсми кәгазьдә. Шулай итеп җинаят эше ачылмый калды. Казан хокук яклау үзәге тикшерүне дәвам итәр өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

XS
SM
MD
LG