Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның татарларга җавабы: "Без барыбыз да – урыс"


Путин федераль мәҗлес алдында чыгыш ясый
Путин федераль мәҗлес алдында чыгыш ясый

Владимир Путинның Русия Федераль мәҗлесе алдында ясаган чыгышы турыдан-туры татарларга юнәлдерелмәгән булса да, анда татар конгрессының V корылтаенда яңгыраган чыгышларга, тәкъдим-таләпләргә җаваплар бар иде.

Урыс дәүләте шулай итеп хәзерге глобальләшкән дөньяда үз милләтен саклап калырга тырышкан татарларга үз карашларын җиткерде. Алар күп өлкәдә татарныкына капма-каршы.

Татар конгрессының чираттагы җыенына Мәскәүдән олы җитәкчеләр килеп тә тормады, килгәннәре бары билгесез урынбасарлар дәрәҗәсендә генә булды. Империя башкаласында хәзер башка җилләр, азрак санлы милләтләрне күрмәмешкә салышу, аларны тизрәк урыслаштыру җилләре исә. Русиядә татарны урыслардан икенче халык дәрәҗәсенә куюга омтылган татар сәяси элитасы өчен бу бер сигнал иде. Бер атна да үтмәде, бу сигнал яңа идеологик шигарләр белән тулыландырылды. Русия президенты Владимир Путинның 12 декабрьдә ясаган чыгышы яңа “урыслаштыру”ның нинди юлдан алып барылачагын күрсәтте.

“Без Русиядәге һәр халыкка, һәр этноска зур игътибар һәм зур хөрмәт белән карыйбыз” дигән буш, асылда ялган сүзләрне кабатлаганнан соң Путин, “читтәге дөнья өчен без элек тә, хәзер дә бер халык, урыс халкы булып калабыз”, дип белдерде. Владимир Путинга бу караш бик ошый, “сугыш вакытында да бу шулай иде, һәрзаман шулай булды”, ди Путин.

Урыс булмаган халыкларга карата Русия президенты “милләт” сүзен кулланмый, алар йә этнос, йә шул ук халык. Ә алар барысы да инде урыс халкы, урыс теле һәм урыс мәдәнияте белән бергә ныгытылып, беркетелеп куелган, “урыслык” безнең барыбыз өчен дә бик якын, ди Путин.

Берүк вакытта ул Русиядәге азрак санлы милләтләрнең үз мохитын, үз телен, гореф-гадәтләрен сакларга омтылуын ике дә уйламый милләтчелек һәм шовинизм дип бәяләргә әзер. “Милләтчеләр нинди генә матур сүзләр сөйләмәсен, алар безне иҗтимагый таркалуга, илнең бетүенә тарта, милләтара киеренкелек чыгару Русия дәүләтенең бөтенлегенә янау буларак кабул ителергә тиеш”, ди президент Путин.

Әйтик, татарлар ана теле даирәсен арттыру, мәктәпләрдә укыту, имтиханнарны татарча бирүне таләп итә икән (ә конгресста бу турыда сүз күп булды), Мәскәү моңа бик тиз генә “татар милләтчелеге” дигән ярлык тагып, милләтнең иреклеккә юнәлтелгән бар табигый дәгъваларына балта чаба ала.

Төрле экспертлар, исламга, татар теленә каршы чыгучы активистлар сыйфатында Татарстанда ясалма киеренкелек тудыручыларны федераль үзәк Казанга инде күптән утыртып куйды, нәкъ менә алар кирәк була калса, Мәскәүдән ишарә булуга Татарстанны тотрыксыз итәргә әзер тора. Соңгы айларда гына да шундый белгечләр Татарстан Төньяк Кавказга әйләнә, Сүриядән ваһһабилар кайта, мәктәпләрдә урыс балалары кыерсытыла дигән нигездә ялган хәбәрләр таратып ятты.

Путинның еллык юлламасында бәян ителгән шушы карашлар, һичшиксез, патша Русиясе нигезләнгән, хәзер инде бераз үзгәрсә дә, асылы шул ук калган мәгълүм триада – көчле хакимият, православие, бердәм милләт кебек бер идеологик нормага якынаеп килә. Анда татар-башкортларга урын юк. Татар конгрессы җыены Русия көн тәртибендә торган шушы куркыныч тәрәккыят турында фикер алышу өчен кулай мөмкинлек бирсә дә, анда катнашкан милли активистлар фикеренчә, ул азаккача файдаланылмады. Шуларның кайберләре хәтта конгресска альтернатив оешма төзүне дә алга сөрә.

Мәскәүнең Русиядәге асаба милләтләргә карата сәясәте Путин күрсәткән юлдан китсә, татар-башкортларның миллилекне саклап калу шартлары тамырдан үзгәрәчәк.
XS
SM
MD
LG