Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:33

Ел азагына санаулы гына көннәр калганда һәр оешма һәм ширкәт быел башкарган эшләргә йомгак ясый, киләчәкккә бурычлар билгели. Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсенә керүче каләм әһелләре дә җыелып сөйләшергә, нәтиҗәләр чыгарырга җыена.

Мәгълүм ки, быелгы ел Башкортстан Язучылар берлеге өчен яңалыклар, зур үзгәрешләр алып килгән ел булды. Март аенда берлекнең чираттан тыш корылтае үтеп, анда яңа рәис һәм идарә әгъзалары сайланды. Бу җыен 16 мартта бик җәнҗаллы төстә узды. Ни өчен дигәндә, төрле төркем язучылар берлек рәисе итеп үз кешесен куярга омтылды. Шулай да киеренке шартларда барган тавыш бирүләрдә танылган шагыйрь һәм драматург Риф Тойгын җиңеп чыкты. Ул озак еллар Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазыйфаларын башкарган иде.

Бу корылтайның тагын бер зур яңалыгы – рәис урынбасары итеп татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе, танылган шагыйрь Марис Нәзиров сайланды. Моңа кадәр урынбасар вазыйфасына татар әдибенең билгеләнгәне юк иде. Марис әфәнде әйтүенчә, Риф Тойгын язучылар белән эшләүдә милләтне аермый, башкортка өстенлек биреп, татарны кимсетми.

“Шуның белән дә яңа рәис язучылар берлегенә гадел һәм саф мохит кертә алды, - ди ул. - Шундый уңай шартларда татар язучылары да быел байтак эшләр башкара алды".

​“80-90нчы елларда районнарга чыгып күчмә утырышлар, яшь каләм әһелләренең кулъязмаларын тикшерү гадәткә кергән иде. Әмма соңгы вакытта бу сүрелде. Хәзер бу юнәлештә эшне җанландырдык, - ди Марис Нәзиров. - Төрле районнарга чыгып семинарлар оештырдык, кулъязмалар тикшердек һәм әдәби кичәләр уздырдык. Без Татарстан язучылары белән бәйләнешләрне дә арттырдык. Казан язучылары безгә килде берничә тапкыр. Без дә анда барып юбилейларда катнаштык, фикер алыштык”.

Декабрь азагында Башкортстандагы татар язучылары бу елга йомгак ясаучы зур җыелыш үткәрергә ниятли. Анда киләсе елга анык бурычлар да билгеләнәчәк, ди Марис Нәзиров.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG