Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: cүз ирегеме, йәки дин ирегеме?


Каһирәдә "Мөселманнарның сафлыгы" фильмына протест белдерүчеләр АКШ илчелегендәге әләмне ертып төшерә
Каһирәдә "Мөселманнарның сафлыгы" фильмына протест белдерүчеләр АКШ илчелегендәге әләмне ертып төшерә

2012 елның төп сорауларыннан берсе сүз иреге белән дин иреге арасындагы баланс турында булды. Әлегә уртак җавап табылмады.

Синең динеңне рәнҗетергә минем хакым бармы? Бу сорау тәмамланып килүче елдагы төп сорауларның берсе булды. Мәскәүдә Pussy Riotны хөкем иткәндә дә, Мөселман дөньясында Мөхәммәт пәйгамбәрне мыскыллаучы фильмга протестларда да төп сорау булды бу.

Ике очракта да аерым шәхесләр динчеләрне рәнҗетүче гамәлләр кылды һәм каршылыкны тагын да кискенләштерде.

Pussy Riot панк-рок төркеме Мәскәү Кремле янында
Pussy Riot панк-рок төркеме Мәскәү Кремле янында
Февраль аенда хатын-кызлардан гына торган панк-рок төркеме Pussy Riotның биш әгъзасы Мәскәүнең Коткаручы Гайсә чиркәвендә Владимир Путинны хакимияттән кууны сорап панк-ялвару оештырды. Шулай итеп алар Урыс православ чиркәвенең президент сайлау алдыннан Путинны яклавына протест белдерде. Чиркәү исә бу гамәлне динне мыскыллау, көферлек дип атады.

Әлеге чарада катнашкан кызларның икесенә дини нәфрәткә нигезләнгән хулиганлык кылу гаепләве белән октябрь аенда ике елга иректән мәхрүм итү карары чыгарылды, берсенә шартлы җәза билгеләнде. Pussy Riotның калган әгъзалары качарга мәҗбүр булды.

Күп кенә хокук яклаучылар һәм сәнгать ияләре бу хөкем карарын җинаятьтән дә начаррак гамәл дип бәяләде. Алар фикеренчә, көферлек Русия кануннары нигезендә җинаять саналмаса да, бу очракта динне яклау хакына әлеге кызларның фикер белдерү иреге корбан ителгән.

Венадагы халыкара матбугат институтының матбугат иреге вәкиле Барбара Трионфи Көнбатышта мондый гамәлләр гадәттә җинаять кодексы нигезендә түгел, ватандашлык (гражданский) кодексы нигезендә хөкем ителә, ди.

“Яла ягу, гомумән рәнҗетү очраклары өчен ватандашлык кодексы бар. Ул кодексны куллану һичшиксез кабул ителә торган нәрсә”, ди Трионфи.

Трионфи көферлек яки яла ягу өчен төрмә җәзасы билгеләү кешеләрне һәм матбугатны куркытып үзцензурага этәрә, ди. Бу гамәл фикер белдерү иреген чикләп кенә калмый, хакимиятләрне тәнкыйтьтән дә саклый, ди ул.

Дөньяны шаулаткан икенче бер вакыйга АКШта хосусый бер төркемнең “Мөселманнарның сафлыгы” исемле аз бюджетлы кино чыгаруы булды. Анда Мөхәммәт пәйгамбәр хатын-кызлар белән чуалучы өстерәлчек итеп сүрәтләнде.

Шуннан соң мөселман дөньясында ризасызлык дулкыны күтәрелде. Сентябрь аенда протест чараларында кимендә 50 кеше һәлак булды. 11 сентябрьдә Либиянең Бенгази шәһәрендә протест чарасына яшеренгән сугышчылар дүрт АКШ дипломатын үтерде.

АКШ президенты Барак Обама БМОда чыгыш ясый
АКШ президенты Барак Обама БМОда чыгыш ясый
Фильмны күп кенә американнар да хөкем итеп чыкты. АКШ президенты Барак Обама БМОның гомуми җыенында чыгыш ясап, фикер белдерү иреклеге, кайберәүләрнең аны явызларча файдалануына карамастан, һәркемгә рөхсәт ителергә тиеш, диде.

“Нәфрәт чыгышына каршы иң көчле корал репрессияләр түгел, ә тагын да күбрәк чыгышлар – фанатизмга һәм дини мыскыллауларга каршы чыгучы, үзара аңлашу һәм хөрмәт кыйммәтләрен күтәрүче толерантлык авазлары", диде Обама.

Мисыр президенты Мөхәммәт Мурси БМОда чыгыш ясый
Мисыр президенты Мөхәммәт Мурси БМОда чыгыш ясый
Мисыр президенты Мөхәммәт Мурси исә башка караш белдерде. Мурси "фикер белдерү иреге башкаларга карата нәфрәт уяту өчен кулланылмаска тиеш", диде.

Вашингтондагы Стимсон үзәге хезмәткәре Женив Абдо ике президентның карашлары канунның динне ни дәрәҗәдә якларга тиешлеге мәсьәләсендә Көнбатыш белән Көнчыгыш арасындагы бүленешне күрсәтә, ди.

Хокук кодекслары Шәригать һәм дөньяви кануннарны кушып язылган мөселман илләрендә дингә өстенлек бирелә, ди ул.

"Мөселман кешесе буларак сиңа пәйгамбәрне берничек тә мыскылларга ярамый. Менә шунда инде безнең фикер аермалыклары башлана да, ди Абдо.

Абдо шулай ук мөселман дөньясындагы чуалышлар өчен ислам экстремистларын гаепләүче Көнбатыш кешеләре хисләрнең ни дәрәҗәдә тирән булуын аңлап бетерми, ди.

Пакстандагы АКШ илчелеге янында фильмга протест чаралары
Пакстандагы АКШ илчелеге янында фильмга протест чаралары
"Бары экстремистлар гына каршылык чыгара, бары экстремист мөселманнар гына илчелекләрне яндыра, безнең Көнбатыш кыйммәтләрен кабул итми, дип Көнбатыш кайвакыт үз-үзен ышандырырга ярата. Бу бик үк дөрес түгел. Минемчә, нәкъ менә бу мәсьәләдә күпчелек мөселманнар безнең Көнбатыш кыйммәтләрен кабул итми. Әмма алар үзләренең килешмәвен башка тыныч юллар белән белдерә", ди Абдо.

"Мөселманнарның сафлыгы" исемле фильмны күпләр, бәлки, беркайчан ишетмәгән дә, күрмәгән дә булыр иде. Әмма ул 2005 елда Мөхәммәт пәйгамбәрдән көлгән каррикатураларны, 1989 елда Аятулла Рухалла Хомәйнинең Салман Рушдины үтерү турында фәтвасын үз эченә алучы киеренкелек тарихының чираттагы бер сәхифәсенә әверелде.

2013 елда да моңа охшаш каршылыклар чыгар дип көтәргә кирәк. Дөньяда сүз иреге белән дин иреге арасында баланс нинди булырга тиеш дигән сорау тирәсендә көрәш дәвам итә. Ике якны да канәгатьләндерерлек җавап әлегә табылмаган.
XS
SM
MD
LG