Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Галина Вишневская белән хушлаша


Советлар Берлегенең халык артисты Галина Вишневская, 1965 ел
Советлар Берлегенең халык артисты Галина Вишневская, 1965 ел
Галина Вишневская белән хушлашу аның исемендәге Опера җыр сәнгате үзәгендә бүген кичкә кадәр дәвам итә. Танылган опера йолдызы 11 декабрьдә вафат булды. Аңа 86 яшь иде.

Уникаль сопрано тавышына ия булган Вишневская гомер буе Мәскәүдәге Зур театр һәм дөнья сәхнәләрендә чыгышлар ясады. Ире танылган виолончелист Мстислав Ростропович белән бергә 1974 елда чит илгә китте, 1990 еллар башында икесенә дә Русия ватандашлыгы кайтарылды. Бергә алар 50 елдан артык гомер кичерде.

Иртәгә Коткаручы Гайсә чиркәвендә җеназадан соң Вишневская ире янында Новодевичье зиратында җирләнәчәк.
XS
SM
MD
LG