Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция мәхкәмәсе: Гыйбәдәткә җыелу урам җыеннары турындагы канунга керми


Русиянең Конституция мәхкәмәсе дин тотучыларның хокукларын яклап "гыйбәдәт кылыр өчен кешеләр хакимиятләрдән урам җыеннарына кирәк булган рөхсәт алырга тиеш түгел", дигән карар чыгарды.

Хакимиятләрнең иминлеккә зыян салмаган, җәмәгать белән кылынган дини йолаларны алдан хәбәр ителеп рөхсәт алу таләбе канунга каршы, диелгән мәхкәмә карарында.

Бу бәйрәм намазларына да кагыла. Русиянең кайбер төбәкләреннән Ураза һәм Корбан гаетләре көннәрендә хакимиятләрнең мөселманнарга гыйбәдәт йорты ишек алларында җыелырга рөхсәт бирмәүләре турында хәбәрләр булган иде.

Бу шикаять белән мәхкәмәгә "Иегова шаһитләре" мөрәҗәгать иткән булган.
XS
SM
MD
LG