Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:52

16 декабрьдә Истанбулда Дөнья төрки яшьләре көннәре башлана. Чарада Татарстаннан да биш вәкил катнашачак.

Дөнья төрки яшьләре көннәрен Дөнья төрки яшьләре берлеге оештыра. Татарстаннан анда биш кеше барачак. Шуларның берсе – “Азатлык” татар яшьләре берлеге активисты Булат Гатин белән булачак чара турында сөйләшеп алдык.

– Булат, Дөнья төрки яшьләре көннәре програмында ниләр каралган?

– Чара 16-19 декабрьдә Истанбулда узачак. Беренче көнне урнашу, кич белән Якын Көнчыгыш һәм Балкан төрки милләтләренең таныштыру кичәсе каралган. Икенче көнне корылтай ачылышы, оешманың рәисе хисабы һәм төрки дөньядагы алдынгы эшләр өчен бүләкләүләр булачак. Оешманың 20 еллыгына багышланган котлаулар көтелә. Алдагы эшләргә планнар билгеләнәчәк. Шул ук көнне кич белән Кавказ һәм Төркестан таныштыру кичәсе булачак. 18 декабрьдә алдагы корылтайның урыны һәм вакыты билгеләнәчәк. Алтай-Урал-Идел таныштыру кичәсе була. Кыскача шулар.

– Төрки яшьләре көннәрендә ничә кеше һәм кемнәр катнаша?

– Якынча 100-150 кеше җыелырга тиеш. Берлеккә 18 илдән төрки халыкларның 40-тан артык иҗтимагый оешмасы теркәлгән.

– Татарстаннан кемнәр бара?

– Татарстаннан биш кеше барырга тиеш. Бу Төркиядә яшәүче танылган татар җырчысы - Альберт Исмаил, "Безнең гәҗит" журналисты Эльвира Фатыйхова, "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин һәм активистлары Илмир Салих белән мин – Булат Гатин.

– Бу барачак кешеләр сайландымы, яисә оешмага кемдер тәкъдим иттеме?

– Оешма үзе чакырды. Аларга исемнәр тәкъдим ителә. Оешма шулардан сайлап кешеләргә чакыру җибәрә.

– Элекке елларда “Азатлык” татар яшьләре берлеге ул чактагы рәисе Тәлгать Әхмәдишин баручыларны үзе билгели иде кебек.

– Дөнья төрки яшьләре берлеге беренче чиратта 1992 елда Тәлгать Әхмәдишин тырышлыгы белән Казанда оешып киткән иде. Тәлгать абый анда бер дистә ел рәис булып торды һәм эшләү юнәлешләрен билгеләп биргән кеше. Шуңа Татарстаннан кем барачагын ул үзе билгели иде. Хәзер хәл башкачарак - оешма тәкъдим ителгән кешеләр арасыннан үзе сайлап ала.

– Сезнең эшчәнлекне алар күзәтеп барамы, яисә берәр хисап җибәрдегезме?

– Әйе без кем нәрсә эшләгәнен тәкъдим итәбез. Алар үзләре дә бераз күзәтеп тора. Шулай ук хисап та җибәрелә. Шуннан инде алар үзләре карый.

– Татарстан вәкиллеге ниндирәк проблемнарны күтәрергә җыена?

– Әлбәттә, соңгы вакытта Русиянең барлык милли төбәкләрендә милләтне саклау авыраеп бара. Телне саклау, милли үзбилгеләнү, ана телендә белем алу мөмкинлекләре азая, милли телевидение юк. Шушы проблемаларны күтәрербез дип уйлыйбыз.

– Сез әле бу хакта бергә утырып сөйләшмәдегезме?

– Кем нинди чыгыш ясаячагын сөйләшеп алдык. Төп проблема буларак ана телен саклау мәсьәләсе күтәреләчәк.

– Ул проблема сөйләнеп кенә калачакмы, яисә нинидидер документлар кабул итү көтеләме?

– Утырышларда резолюция кабул итү һәм аны Русия хакимиятенә, дөнья оешмаларына җибәрү күздә тотыла. Резолюциянең төп юнәлеше итеп 1 декабрьдә узган пикет резолюциясен алдык.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG