Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сазлык мәйданы җыеннарына Грузия эшкуарының акча бирүе тикшереләчәк


Русия тикшерү комитеты сәясәтче Гиви Таргамадзеның Сазлык мәйданында тәртипсезлекләр белән тәмамланган урам җыеннарын финанславы һәм оештыруын тикшерү өчен Тифлискә мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта комитет вәкиле Владимир Маркин белдерде. Аның сүзләренә караганда, тикшерүчеләрнең грузин сәясәтчесенең бу вакыйгалардагы роле турында мәгълүмате бар.

Грузия мондый мөрәҗәгатьне алганын әлегә расламады, әмма Грузия прокуратурасы сәясәтченең Русиягә тапшыру ихтималын кире какты.

Сазлык мәйданындагы вакыйгалар уңаеннан "Сул фронт" җитәкчесе Сергей Удальцов, оппозиция активистлары Константин Лебедев һәм Леонид Развозжаевка гаепләүләр белдерелгән.
XS
SM
MD
LG