Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда студентлар шәһәрчеге төзеләчәк


Киләсе елда Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгы студентлар шәһәрчекләрен төзер өчен 5-6 университетны сайлап алачак. Алар арасында Казанның югары уку йортларының берсе булырга мөмкин, дип яза Известия басмасы.

Шәһәрчек-кампуста студентлар һәм укытучылар өчен торак, тикшеренү урыны, китапханә, бассейн булачак. Моның өчен барлыгы 40 млрд. сум акча бүлү планлаштырыла. Әлеге проектны финанслау дәүләт һәм хосусый чыганаклардан булачак.

"Кампус моделенең уку һәм тикшеренүләр өчен иң уңай шартлар булганы билгеле. Мондый шәһәрчекләр чит илләрдән дә килеп укырга теләүчеләрне җәлеп итәчәк", дип саный министрлык вәкилләре.

Татарстанда әлеге проект АКШның Карнеги Меллон (Carnegie Mellon) университеты белән берлектә тормышка ашырылачак.

Өч елдан Казаннан кала студентлар шәһәрчекләре Воронеж, Пермь, Екатеринбур, Новосибирски, Томски һәм Мәскәүдә төзелер, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG