Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тарихчылары мәктәпләрдә тарихны укытуны үзгәртергә чакырды


Русия тарихчылары корылтаена җыелган белгечләр мәктәпләрдә тарих дәресләрен укыту системын үзгәртергә чакырды. Моннан тыш тарихчылар дәреслекләрнең сыйфаты түбән булуын билгеләде һәм Бердәм дәүләт имтиханының эчтәлеген карап чыгарга кирәк, дип белдерде.

Русия тарихчыларының корылтае икенче тапкыр Русия фәннәр академиясендә үтә. Утырышны академиянең тарих институты мөдире Александр Чубарьян алып бара. Тарих һәм аны укыту тирәсендәге проблемаларны тикшерү өчен Русиянең барлык төбәкләреннән укытучылар һәм тарихчылар җыелды.

Корылтай нәтиҗәсендә кабул ителгән карарлар мәгариф һәм фән министрлыгына тәкъдим итеп җибәреләчәк.
XS
SM
MD
LG