Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан 5 мең канунсыз мигрант киткән


Татарстанда 26 көн дәвам иткән "Канунсыз мигрант" чарасы нәтиҗәсендә республикадан биш меңнән артык кеше китте, дип хәбәр итә Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе. Яшәү кануннарын бозганы өчен китүчеләрнең 1.4 меңе Үзбәкстаннан, 515 - Таҗикстаннан, 289 кеше - Азәрбайҗаннан, 294 кеше Германиядән.

Миграция идарәсе бу вакыт эчендә җиде млн сумлык штраф салган. Канун бозганнарның күбесе гаепләрен Татарстаннан аңлап үз теләкләре белән китте, дип хәбәр итә идарәнең матбугат үзәге.

2013 елга Татарстанга чит илләрдән эшче мигрантлар чакыру өчен 3 мең 500 урын бирелә. Идел буе федераль бүлгесендә бу иң югары күрсәткеч. Татарстан 23 меңнән артык кешегә квота сораган булган.
XS
SM
MD
LG