Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

Мәшһүр татар җырчысы Фәридә Кудашеваның туган көнендә, 15 декабрьдә Башкортстанда аны искә алу чаралары үткәрелә.

15 декабрь - татар халкының газиз кызы, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашеваның туган көне. Шушы уңайдан Башкортстанда аны искә алу чаралары үтәчәк. Уфада Фәридә Кудашеваың туганнары һәм хезмәттәшләре – сәнгать осталары мөселман зиратына барып каберенә чәчкәләр сала. Хәтер чарасы чәй өстәле янында дәвам итәчәк.

Фәридә Кудашева 2010 елның 9 октябрендә, 90 яшьлек юбилеена 2 ай калганда, вафат булган иде. Шул юбилеена алдан ук җитди әзерлек алып барды, әмма аны үзе күрә алмады бөек җырчы. Вафатыннан соң аның хәтер кичәсе оештырылды. Фәридә Кудашеваның истәлеген Башкортстан җирлегендә мәңгеләштерү турында республика хөкүмәте карары дөнья күрде. Байтак чараларны үз эченә ала ул.

Мәгълүм ки, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Фәридә Кудашева истәлеген мәңгеләштерү чаралары хакында фәрманны имзалаган иде. Ул фәрманга ярашлы Башкортстан хөкүмәтенә байтак бурычлар йөкләнде. Хөкүмәт кабул иткән карарда тәгаен эшләр башкару хакында бәян ителә. Мисал өчен, Нефтекама шәһәрендә даими оештырылучы “Дуслык моңы” халыкара җыр бәйрәменә Фәридә Кудашева исеме бирелде. Шулай ук Фәридә Кудашева җырларыннан һәм аның хакында әзерләнгән радио һәм телевидение тапшыруларыннан аудио һәм видеоархив туплана.

Мәшһүр җырчыбыз турында документаль фильм төшереләчәк. Фәридә Кудашева туган Келәш авылында аның йорт-музее төзеләчәк. Уфада бөек җырчыбыз соңгы елларда яшәгән йорт диварына истәлек тактасын беркетү хакында да әйтелә хөкүмәт карарында.

Уфадагы бер урамга Фәридә Кудашева исеме дә биреләчәк. Шулай ук җырчыбызның туган ягы Чишмә районы үзәге Чишмә поселогындагы бер урамга да Фәридә Кудашева исеме кушылды. Атаклы шәхесебез белән бәйле булган урыннарны тәртипкә китерү дә каралган бу карарда.

Заһир Хәкимов

Заһир Хәкимов

“Башкортстан татарлары” берлегенә керүче оешмалар вәкилләре республика хакимиятләренең Фәридә Кудашева истәлеген мәңгеләштерү тәңгәлендә башкарылачак эшләрне озакка сузмыйча башлавын мактауга лаек гамәл дип бәяләде. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов сүзләренчә, Фәридә Кудашева кебек бөек талантлар йөз елга бер туа. “Татар халкын данлаган асыл милләттәшебез бик күп хөрмәткә лаек”, - ди Заһир Хәкимов.

Язмыш Фәридә Кудашеваны бик күп атаклы шәхесләр, заманның чын зыялылары белән очраштыра һәм дуслаштыра. Мәшһүр композиторлар Р.Яхин, М.Мозаффаров, С.Садыйкова, Х.Әхмәтов, Н.Сабитов, З.Исмәгыйлев, язучы-шагыйрьләр С.Кудаш, Х.Туфан, Н.Исәнбәт, Ә.Еники кебек асыл затлар белән иҗади хезмәттәшлек тә, шәхси дуслык җепләре дә бәйләде Фәридә Кудашеваны. Шул күренекле шәхесләребез үзләре дә Кудашеваны бөек җырчы дип атады. Халкыбыз җырларын бар тирәнлегендә һәм искиткеч матур борылышлары белән башкара алуы өчен, аны “моң алиһәсе”, "халкыбыз сандугачы" дип зурлыйлар иде.

Әйе, халык җырларын Фәридә Кудашева кебек йөрәкләргә үтәрлек, халыкның рухи куәтен тоярлык итеп башкара алучылар бик сирәк. Гомере буе халкыбызның энҗе-мәрҗәннәрен, сирәк башкарылучы җырларын кире халыкның үзенә кайтару кебек изге эшкә багышлады үзен Фәридә Кудашева.

Фәридә Кудашеваны искә алу чаралары 15 декабрь көнне аның туган ягы Чишмә районында да оештырыла. Мәктәпләрдә, мәдәният йортларында аның хакында күргәзмә почмаклар булдырылды, хәтер кичәләре үтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG