Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс корылтае вәкилләре Кукмарада да булып китте


Татар конгрессы корылтаенда катнашучылар Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Питрәч районнарына барып андагы татарлар белән дә танышты.

Корылтай програмында пленар утырыш, төрле рәсми һәм мәдәни чаралардан тыш, катнашучыларның Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Питрәч районнарына барулары да каралган иде. Шунысы да игътибарга лаек, аларны аерым районнарга, алдан исемлекләр төзеп, беркетеп куймаган иделәр. Һәркем барырга теләгән районны үзе сайлады.

Сәяхәт барышында делегатлар районнарның авыллары, истәлекле урыннары, музейлары, мәктәпләре, мәчет-мәдрәсәләре, мәдәният йортлары һәм анда яшәүче милләттәшләребез белән таныштылар.

V корылтай эшендә катнашкан омскилар ике төркемгә бүленеп, Кукмара һәм Арча районнарына барды.

Кукмара районы белән танышу

Кукмаралар кунакларны район чигендә ипи-тоз, чәк-чәк белән каршы алды. Кунакларны сәламләп, бергәләп җырлап-биеп алганнан соң, автобуслар Югары Чура авылына юл тотты. Анда авылның мәдәният йортында корылтай вәкилләе һәм авыл сәнгатькәрләре белән якыннан танышу башланды. Кайбер вәкилләр авыл җитәкчелегенә символик бүләкләр дә бирделәр.

Латвиядан килгән Илдус Сабитовның бүләге көтелмәгән булды, ул хуҗаларга кара икмәк бүләк итте. Ул “Бездә данлыклы бальзамнар бар. Әмма мин сезгә Латвиянең данлыклы кара икмәген алып килдем, аннан авыз итеп карагыз,” диде. Югары Чура авылы хакимияте башлыгы, икмәкне кулына алып, “Тиз көннәрдә безнең авылда бәйрәм булырга тиеш, без аны, вак кисәкләргә бүлеп, бәйрәмдә катнашучыларга өләшеп чыгачакбыз,” диде.

Югары Чурадан соң кунакларны Зур Кукмара һәм Манзарас авылларына алып бардылар. Кунаклар “Шатлык” һәм “Әкият” исемле мәктәпкәчә белем бирү бакчалары белән танышты. Эстониядән килгән вәкил анда эшләүче тәрбиячеләргә уңышлар теләде, балаларга татлы бүләк – тартмалы конфет тапшырды.

Кукмара – шәһәр тибындагы бистә

Кукмара бистәсендә корылтай делегатлары мәчет һәм мәдрәсә белән танышты, “Туган якны өйрәнү” музеенда булды. Аннары Булатов исемен йөртүче күппрофильле лицейга бардылар.

Лицейның коридорлары, спорт залы бу көнне чын мәгънәсендә күргәзмә залына охшап калган иде. Коридор буенча сузылган стендларда лицейның эшчәнлеген чагылдырган фоторәсемнәр эленгән, укучыларның кул эшләре куелган, ә спорт залында Кукмарада эшләнгән күп төрле әйберләр күргәзмәсе җәелгән иде. Кунакларның күбесе аларны, исләре китеп карады дисәм, ялгыш булмас.

Район хакимият башлыгы белән очрашу

Аннары лицейның актлар залында район башлыгы Равил Рәхмәтуллин белән очрашу башланды. Равил әфәнде кунакларны район һәм аның бүгенге торышы белән таныштырды. “Районыбызда төрле милләт халкы яши. Аларның 76 проценты татарлар, 24 проценты урыслар, марилар, удмуртлар һәм башка милләт халыклары. Барсы да бик тату яшиләр. Районда 123 авыл бар, аларның 81-е татар авылы, удмуртлар һәм марилар гына яшәгән авыллар да бар. Районыбызда 30 урта, 1 төп, 45 башлангыч мәктәп эшли. Укыту татар телендә алып барыла. 59 балалар бакчасы бар. Анда да тәрбия татар телендә алып барыла, гореф-гадәтләргә дә игътибар бирелә. Әлбәттә, без динне дә игътибарсыз калдырмыйбыз, 69 мәчет, 1 мәдрәсә, 5 чиркәү эшләп килә. Районыбызда елдан-ел сабыйлар саны арта. Быел 9 ай эчендә 647 бала дөньяга килде. Бу – авылда яшьләрнең күп булуын күрсәтә. Үлүчеләр саны кими. Бу да районда тәртип булуын чагылдыра. Халкыбыз тырыш. Гомер-гомердән бездә итек басу белән шөгылъләнәләр. Безнең фабрика һәр елны 1 миллион 300 мең пар итек басып, сата. Шәхси хуҗалыклар да 1 миллион күләмендә итек саталар. Хәтта безнең район гербы итек белән бизәлгән. Балта осталарыбыз, башка һөнәрчеләребез дә бар. Соңгы елларда үсеп чыккан металдан савыт-саба ясаучы ширкәтләребез дөнья күләмендә танылды”, диде Равил Рәхмәтуллин.

Район сәнгатъкәрләре белән танышу

Чыгышлардан соң районның сәнгать төркемнәре белән танышу башланды. Сәхнәдә берсен-берсе алыштырып “Карендәшләр” керәшен ансамбле, “Тәңкәләр”, “Глория” балалар ансамбльләре, “Энҗе”, “Акварэль”, “Асыльяр”, “Чәчкә” бию төркемнәре, аерым җырчылар чыгыш ясады.

Аннары делегатларны төшке ашка чакырдылар. Хуҗалар кунакларны татар ашлары белән сыйладылар. Өстәлдә, хәтта, узган гасырның 50-60-нчы елларында иң тәмле ризык булып тоелган борай бәлеше дә бар иде.

Корылтай вәкилләре фикере

Тамак ялгап алган вакытта чыгышлар, җыр-бию дәвам итте. Корылтай вәкилләре дә, микрофон янына чыгып, күңелләрендә туган хисләре белән уртаклаштылар, хуҗаларга рәхмәтле булуларын белдерделәр. Казакъстанның Алматы шәһәреннән килгән танылган язучы, татар хәрәкәте активисты Гриф Хәйруллин “Биредә халыкның яхшы яшәгәнлеге күренеп тора. Тормышыгыз, мәктәпләрегез горурланырлык. Сез башкаларга үрнәк булырлык. Һәвәскәр ансамбльләрегез дә ис китәрлек”, диде.

Кытай вәкиле үзенең чыгышын кытай телендә сәламләүдән башлады. Аннары ул башка вәкилләрне һәм хуҗаларны Кытайга кунакка чакырды. Ә Үзбәкстанның Ташкент шәһәреннән килгән Рәйхан Маннапова күңелендә туган хисләрен җыр аша белдерде.

Башкалар да Кукмара районын яратып китүләре, биредә яшәүчеләргә карап сокланулары, хуҗаларга рәхмәтле булулары, гомумән, очрашудан канәгать калулары турында сөйләделәр.

Саубуллашыр алдыннан кунакчыл хуҗалар вәкилләргә истәлекле бүләкләр - чигүле кечкенә киез итекләр бүләк иттеләр.

Әйтергә кирәк, ике арада барган җылы аралашу кунакларда да, хуҗаларда да җылы эз калдырды. Корылтай вәкилләре үз төбәкләренә кайткач анда яшәүче татарларга, һичшиксез, Кукмара районы турында да сөйләячәкбез, диделәр.

Конгресс корылтае вәкилләренең Кукмара сәфәре вакытында төшерелгән фотолар
XS
SM
MD
LG