Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ШТМК финал уеннары булып узды


Казанда ШТМК финал уеннары булып узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00

Казанның “Ак Барс” мәдәни үзәгендә авыл яшьләренең “Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубы” уенының финал өлеше тәмамланды. Финал уены акчага багышланган иде. ШТМК такымнары “Акча – аккош: муенын суза да очып китә” темасына дүрт төрле конкурста көч сынашты. Бәйге татар теленә һәм татар мәдәниятенә игътибарны арттыру ниятеннән уздырыла. Шулай ук оештыручылар халыкчан юмор жанрларын эзләү максатыннан да ШТМК уеннарына нигез салганнар. Моңа кадәр Казанның Халыклар Дуслыгы йортында сайлап алу туры узган иде. 11 такым арасыннан финалга нибары җидесе генә үтә алды. Бәйгенең иң мөһим өлешендә Аксубай, Әлмәт, Баулы, Буа, Балык бистәсе, Саба һәм Мамадыш ШТМК такымнары катнашты. Уенның жюри составы да шактый кызыклы. Шулар арасында шагыйрь Марсель Галиев, язучы Ләбиб Лерон, сатириклар Алмаз Хәмзин, Камил Кәримов һәм башка шәхесләр бар иде. Дүрт конкурс нәтиҗәләре нигезендә Әлмәтнең “Шүрәле” такымы Гран-при иясе дип табылды.

XS
SM
MD
LG