Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:31

Ләйсән һәм Айдар Мәрданшиннәр татар бизәкләре сүрәтләнгән котлагычларның икенче тупланмасын чыгарырга әзерли. Беренчесе Европадан Казанга килгән туристларга, татар яшьләре форумында катнашучыларның күңелләренә хуш килгән.

Татар бизәкләре сүрәтләнгән беренче тупланмага 15 котлагыч (открытка) кергән. Ләйсән Мәрданшина сүзләренчә, Казан Кирмәнендәге һәм Бауман урамындагы бүләк кибетләренә куелганнары инде сатылып та беткән. Аларны бигрәк тә Европадан килгән туристлар яратып ала икән. "Күрәсең, чит ил кешеләре милли бизәкләребезне һәм аларны үзенчәлекле дизайн белән бирүебезне яраткан", ди Мәрданшина.

Бу тупланманы татар яшьләренең бишенче форумында Русиядән һәм төрле илләрдән килгән егет һәм кызларга тәкъдим иткән булганнар. Алар да: “Бөтенләй башка, өр яңа рухтагы сүрәтләр”, дип бәяләгән. Хәзер инде Ләйсән белән Айдар котлагычларның икенче тупланмасын эшләп бетереп килә. "Анда татар бизәкләре белән бөтенләй башка сүрәтләр булачак", ди алар.

Баксаң, Яңа ел чыршысын да татар бизәкләре белән киендерергә, уенчыкларына да аларны төшерергә, милли орнаментлардан торган чәчәк түтәле ясарга, хәтта, татар балыклары авызыннан татар ләләләре сыман күбекләр дә чыгарырга да мөмкин икән.

Ләйсән үзе Сөембикә манарасына мөкиббән генә түгел, ә аңа гашыйк. Шуңа күрә, олы кызларына Сөембикә исеме кушканнар. Бу тарихи корылма беренче тупланмадагы ике котлагычта урын алган. "Мин Казанны яратам" дигәнендә ләлә чәчәкләре тарихи манарага рух өрсә, икенчесендә Сөембикә нигезеннән алып аена кадәр милли бизәкләргә төренгән.

Ләйсән - Казан кызы. "Петербур дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кергәнче, көндәлек тормышта татар бизәкләре белән көн дә дип әйтерлек очрашып торганга, бер дә игътибар итмәгәнмен, Казанны сагына башлагач, алар күңелемдә көннән-көн күбрәк урын ала башлады", ди Мәрданшина.

Ләйсән белән Айдар әлеге университетта таныша. Икесе дә мәгълүмати технологияләр һәм дизайн факультетында укыйлар. Башкортстанның Октябрьски шәһәреннән килгән Айдар кечкенәдән үк татар бизәкләрен үз итә. Урамнан үткәндә ул татар өйләренең тәрәзә кашагаларындагы, капкалардагы бизәкләргә соклана.

Айдар дүртенче курста укыганда Петербурдагы татарлар тарихына һәм мәдәниятенә багышланган курс эше яза һәм аны киңәйтеп "Татар милли мәдәнияте" дигән диплом эше яклый. Әлеге эш нәтиҗәсе итеп мультимедия дискы да чыгарганнар. Ул татарларның тарихына, дингә, әдәбиятка, музыкага, киемнәргә, ризыкларга, Сабантуй бәйрәменә багышланган. Рәсем дизайны белгече буларак Ләйсән аңа фәнни эзләнүләрдә ярдәм итә. Хәзер исә татар бизәкләрен, татар дизайнын дөньяга чыгару һәм таныту аларның уртак эше.

Мәрданшиннәр татар бизәкләренә, нәкышләренә багышланган үзләренең шәхси китапханәләрен булдырган. "Бу өлкәдә зур белгеч Гүзәл Вәлиева-Сөләйманованың татар бизәкләренә багышланган басмасы безнең өстәл китабы булып тора. Без бөтен илһамны шуннан алабыз. Һәм шулай ук татар авылларындагы, күн эшләнмәләрдәге, киемнәрдәге бизәкләргә дә битараф түгелбез", ди Мәрданшин.

Аларның максаты гади, әмма шул ук вакытта мәгънәви бизәкләрне күбрәк әйбергә төшерү. Мәрданшиннәр татар бизәкләре белән футболкалар да эшләгән.

Күргәннәрнең күңеленә хуш килгән. Ләйсән: “Көндәлек киемнәр - күлмәкме, чалбармы, әллә шарфмы, теләсә кайсын татар орнаментлары белән бизәргә була. Әмма алар зәвыкъ белән эшләнергә, милләтчел булып кычкырып тормаска тиеш”, дип әйтә. Киләчәктә китап, дәфтәр тышларында, мендәрләрдә дә тыйнак, әмма зәвыклы бизәкләрне күрергә тели.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG