Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ике хатын-кызны үтергән Данилевский Мәскәүдә тикшереләчәк


Август аенда Казанда аналы-кызлы Зариповаларны пычак белән кадап үтергән Игорь Данилевский рухи сәламәтлекне тикшерү өчен бүген Мәскәүнең Сербский исемендәге социаль һәм мәхкәмә психиатрия үзәгенә җибәрелде. Эшне тикшерү барышында Данилевскийның психик хәләтен җентекләп тикшерү кирәклеге ачыкланган, дип хәбәр ителә Тикшерү комитетының интернеттагы сәхифәсендә.

30 август иртәсендә Фучик урамындагы 68-нче йортта 76 һәм 38 яшьлек аналы-кызлы ике хатын үтерелгән фатирның диварында “Free Pussy Riot» (Pussy Riotка ирек) дигән канлы язу табылган иде.

Тоткарлангач та җинаять кылуын таныган төрле елларда Казан энергетика университетында һәм Казан архитектура-төзелеш университетында эшләгән фәлсәфә фәннәре кандидаты Данилевский соңыннан таныган гаебеннән баш тартты.
XS
SM
MD
LG