Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике кыргыз рухание салым түләмәүдә гаепләнә


Кыргызстанның Дәүләт иминлеге комитеты ике мөселман рухание Чубак Хаҗи Җәлилов һәм Рәхмәтулла Эгембердыевка салым түләмәүдә гаепләү белдерелде, дип хәбәр итте. Тикшерү октябрь аенда башланган булган.

Кыргызстан мөфтие вазифасын башкаручы Эгембердыев Азатлык радиосына әлеге карарны комитет Кыргызстан мөселманнары корылаенда мөфтине сайлауга йогынты ясар өчен махсус бүген игълан итте, дип белдерде. Корылтай шимбә көнне җыела. Кыргызстанның баш мөфтие булган Җәлилов үзенә карата акча юу һәм ришвәтчелектә гаепләүләр тагылганнан соң җәен урыныннан китте. Соңгы өч елда Кыргазстанда биш мөфти алмашты.

2010 елның апрелендә элекке президент Корманбәк Бакиевны урыныннан китәргә мәҗбүр иткән хөкүмәткә каршы урам җыеннарыннан соң билгесез кешеләр ул чактагы мөфти Муратали Хаҗи Җумановны алып китеп кыйнады, мөфти алган яралардан соңырак үлде.
XS
SM
MD
LG