Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Кырым татарларына Җәмигъ мәчете төзи


Акмәчеттә төзеләчәк Җәмигъ мәчете проекты
Акмәчеттә төзеләчәк Җәмигъ мәчете проекты

Төркия хакиямияте Акмәчет Җәмигъ мәчетен (Бөек Җума Җамии) төзүгә керешә. Әнкара барлык төзелеш чыгымнарын үзенә ала. Мәчет проектын да төрек архитекторы әзерләгән. Төркия Кырымда Госманлы традицияләрен сакларга тырыша.

Хәзерге вакытта кырымнарга тиешле финанс ярдәм бүленеп бирелгән. Архитекторлар төркеме проектны соңгы этабына җиткергән, ди Төркия хезмәттәшлек һәм координация агентлыгы башлыгы Хаҗи Бәйрәм Булат. Булат 4 декабрьдә булачак мәчетнең баш архитекторы Шакир Мераки белән төзелеш урынында булып киткән.

Архитектор сүзләренчә, Бөек Җума Җамии мөселман гыйбадәтханәсе төзелешенең барлык таләпләренә туры китерелеп төзеләчәк. Төзелеш эшләрендә иң оста белгечләр катнаша. Кырым ягы белән тиешле документ эшләре тулысынча килештерелгәч, төзүчеләр эшкә керешәчәк.​

“Кырым татар халкының мәчет төзү мәсьәләсенә никадәр әһәмият биргәнен күрәбез. Һәркем төзелешкә үз кирпечен, үз өлешен кертергә тели. Бу мәчет инде хәзер ниндидер символга әйләнде. Ул һәрвакыт мөселманнар белән тулы булыр дип өметләнәм”, - ди Мераки.

Төркиянең Кырымда Җәмигъ мәчете төзүе Истанбул архитекторы Эмраһ Бакышлыны берничек тә битараф калдыра алмый, чөнки ул үзе Төркиядә туып үскән Кырым татары. Кайчандыр аларның яңа йортына әйләнгән Төркия әле һаман да Кырымга – аларның тарихи ватанына ярдәм итеп тора. Әнкараның Кырымда Госманлы традицияләрен саклау теләге бар.

Бөек Җума Җамии Госманлы империясе мәчетләре стилендә төзелә. Проектта Госманлы һәм традицион төрек архитектур стиле сизелә. Зәңгәр гөмбәз төркичелекне аңлата. Бу бөек Госманлы архитекторы Мигъмәр Синан төзегән мәчетләрдә дә бар”, ди ул.

Эмраһ Бакышлы, Төркиядә кырымтатар активисты һәм архитектор
Эмраһ Бакышлы, Төркиядә кырымтатар активисты һәм архитектор
Бакышлы сүзләренчә, проектта Госманлыга кадәр булган Селчуклар стиле чалымнары да күренә – гөмбәзнең нигезе алтыпочмак формасында эшләнгән. Гомумән алганда, традицион Госманлы стиле дип бәяләргә кирәк инде бу проектны, заманча архитектура өлешләре юк, ди Истанбул архитекторы.

Кырым хәбәр агентлыгы белдергәнчә, төрек ягы мәчет өчен барлык чыгымнарны да үз өстенә алырга әзер – проектны әзерләүдән төзелешкә кадәр. Хәзер барысы да Кырымдагы документлаштыру тизлегенә бәйле.

Киләчәк мәчетнең нигезенә Кырым татар халкы мәҗлесе, Кырым диния нәзарәте һәм автономия җитәкчеләре инде узган елның 3 декабрендә үк символик капсула салганнар иде. Мәчет Акмәчет читендә Кырымның көньяк ярыннан узган юлда урнашкан.

Шулай да Кырымда ислам диненең үсеше кемгәдер тынычлык бирми – бу елның 1 декабрендә Җәмигъ мәчете төзеләчәк җирдә берничә шартлау булды. Вакыйга урынында шартлаткыч сыеклык белән тулы биш шешә табылган иде. Җирле диния нәзарәте бу һөҗүмне Кырым мөселманнарына карата чираттагы ксенофобия чыгышы дип бәяләде.
XS
SM
MD
LG