Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:33

Корылтайда катнашучыларның шактый өлеше Арча районында булды. Арчалар кунакларны район чигендә якты йөз белән каршы алды.

Казандагы Бөтендөнья татар конгрессы корылтаеның мәдәни програмында каралганча, анда катнашучыларны Татарстанның авыл-районнарына да алып бардылар.

Корылтайда катнашучыларның шактый өлеше Арча районында булды. Алар арасында Кытайда яшәүче милләттәшебез Турсунтай Галиев, Төркиядән килгән теш табибы Яшәр Байтак, Казакъстаннан рәссам Камил Муллашев, Самардан Ильяс Шәкүров, Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе мөдире Лемма Гыйрфанова, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров һәм башкалар булды.

Арчалар кунакларны район чигендә чәк-чәк, җыр-бию, якты йөз белән шау-гөр килеп каршы алдылар. Дөньяның төрле тарафларыннан килгән вәкилләрне беренче чиратта Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев кебек күренекле әдипләр белем алган Арча педагогия көллиятенә алып бардылар. Кунаклар дөньяда бердәнбер булган “Әлифба” музее белән дә танышты.

Район мәдәният йортында үзе дә корылтай вәкиле булган, Конгрессның яңа башкарма комитетына сайланган Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров кунакларны сәламләде.

Район башлыгы халыкны сәламләп Тукай шигырьләрен яттан укыды, алай гына да түгел, Мостафа Ногман сүзләренә Рөстәм Яхин иҗат иткән «Кыр казлары китә» җырын башкарып көчле алкышлар яулады: «...Казлар китә, ә без якын дуслар, сагынышып килдек күрешергә... »

Алмас әфәнде, Татарстанның башкаласы – Казан дип әйтәләр, ә татарның үзәге – Арча, дип, шаян сүз белән чыгышын тәмамлады.

Яңа Кырлайда кунаклар Тукай музеен карап дулкынландылар, район Мәдәният йортында күрсәтелгән никахлашу, килен каршылау йолаларын бик җылы кабул иттеләр. Төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче халкыбызның корылтайга килгән вәкилләре татарларны берләштерүче илаһи көчкә ия булган бөек шагыйрьнең туган якларына килүләреннән бик тә канәгать булдылар.

Корылтайның пленар утырышында милли мәгарифне бетерү сәясәтен кискен тәнкыйтьләп чыгыш ясаган Әзһәр Шакиров: "Арчага булган сәяхәтнең иң сөендергәне, юлда, автобуста килгәндә халык җырлары башкарылуы булды, гармун уйнап җибәрә, «Зөләйха», «Алмагачлары», «Күбәләгем» кебек җырлар яңгырый, бүгенге кебек бер көнлек җырлар җырланмады, шул хәтле күңелле булды, шул хәтле шатлык кичердем. Бу җырлар өлкән буыннан калган, буыннан-буынга килеп җиткән, хәзер дә аларны җырлыйлар, димәк үзебезнең милләтне сакларга тырышалар", диде.

Әзһәр әфәнде сүзен дәвам итеп тагын бер фикерен белдерде: «Бер бәйрәмдә генә җыелып, чәй эчеп милләтне, милләтнең йөзен саклап калу мөмкин түгел, моның өчен хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш».

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG