Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәрҗәни фонды Казанда алты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады


Мәрҗәни исемендәге фонд сәхифәсе
Мәрҗәни исемендәге фонд сәхифәсе

Фәнни һәм мәдәни програмнарга ярдәм итүче Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Мәскәүдәге фонд алты еллык эшчәнлегенә йомгакны Казан кирмәнендә ясады.

Әлеге фондның мәдәни проектлар җитәкчесе Юлия Володина сүзләренчә, фонд оешканнан бирле Татарстан галимнәре, мәдәният-сәнгать әһелләре һәм дин белгечләре белән тыгыз элемтәдә.

"Без оештырган бөтен проектлар да дип әйтерлек татарстаннар һәм казаннар катнашында тормышка ашты. 2007 елдан бирле без күп кенә китапларыбызны Татарстанда һәм шулай ук Мәскәүдә дә чыгарабыз. Мисал өчен, "Татар халык әкиятләре"н һәм шулай ук татарларга багышланган башка фәнни әдәбиятны әйтергә була. Җомга Казан Кирмәнендә үткән тәкъдим итү кичәсе ул алты еллык уртак хезмәтебезгә нәтиҗә ясау булып тора", диде Володина.

"Алтын Болгар" чәй җыелмасы
"Алтын Болгар" чәй җыелмасы
Бу чара вакытында Мәрҗәни фонды уртак хезмәткә рәхмәт йөзеннән Казан Кирмәне музей-тыюлыгына "Алтын Болгар" дип аталган чәй җыелмасы (сервиз) бүләк итте. Бу җыелманы Петербурдагы фарфор заводы эшләгән. Чынаякчылар әлеге фондка ике ел дәвамында "Алтын Болгар" һәм "Көмеш Болгар" дип аталган 100 җыелма эшләп бирергә җыена. Казан рәссамы Наилә Кумысникова бизәкләре нигезендә эшләнгән чәй җыелмаларының 50-се әзер инде. Кумысникова бизәкләрне күн мозаикасына охшатып эшләгән.

Казандагы чарада фонд "Бөек ефәк юлы әкиятләре" тупланмасыннан инде басылганнарын да тәкъдим итте. "Бу тупланманы без дүрт ел эшләдек. Бу сериягә 30 әкият керер дип торабыз. Казанга әзер булганнарның өчесен - "Алтай халык әкиятләре"н һәм татар халык әкиятләре кергән ике китап алып килдек. Без һәрбер китапка дисклар да тәкъдим итәбез. Бу әкиятләрне Чулпан Хәммәтова, җырчы Алсу, Роза Хәйруллина, Тимати, кино һәм театр артисты Шамил Хәммәтов һәм "Мөселманнар" тапшыруларын алып баручы Динара Садретдинова һәм башка күренекле шәхесләр укыды. Без бу проектка билгеле татарларны җәлеп итәргә тырыштык. Халыкара бәйгеләр лауреаты, баянчы Айрат Гайнуллин көйләре бу әкиятләрне бизәде", ди Володина.

Аның сүзләренчә, озакламый тагын өч китап, чуаш, кырымтатар һәм үзбәк халык әкиятләре дөнья күрәчәк. Мәрҗәни фонды татарча бөтенләй белмәгәннәр өчен "Әлифба" да чыгарды. Бу китап традицион "Әлифба"дан аерылып тора. Аны татарлар тормышының кечкенә генә энциклопедиясе дип тә әйтергә була. Бу китап Татарстаннан читтә яшәүче, татар телен белмәүчеләр һәм татар мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен әзерләнгән.

Фонд Казанга "Урта гасырларда гарәп-мөселман философиясе"н, Мәрҗәнинең "Татар зыялылары" басмаларын һәм башка китаплар да алып килгән.

Фонд чыгарган Әлифба
Фонд чыгарган Әлифба
Володина сүзләренчә, фәнни-популяр хезмәтләрне тарату фондның әһәмиятле юнәлешләренең берсе булып тора. Алар арасында "Тәсбих" ("Счетки") журналы да бар. 2008 елдан бирле исламга багышланган "Pax Islamica" - "Мир Ислама" дигән исламны фәнни өйрәнү альманахы дөнья күрә. Бу басма Русиядә мөселман җәмгыяте мәдәниятен, тарихын, ислам проблемнарын өйрәнүдә беренче бәйсез басма булып тора.

Фонд Мәскәүдә төрки халыклар, татарлар тарихына, ислам диненә багышланган төрле фәнни конференцияләр үткәрә. Бу чараларга да Казаннан галимнәр, белгечләр чакырыла. Шулай ук Казан галимнәре белән берлектә фәнни әдәбият басыла, татарларга, төркиләргә, ислам диненә багышланган лекцияләр укыла.

Мәрҗәни фонды Мәскәүдәге чит илләр әдәбияты китапханәсендә исламны өйрәнү бүлмәсе ачкан. 2013 елның февралендә Мәскәүдәге Пушкин музеенда "Алланың 99 гүзәл исеме" дип аталган, ислам сәнгатенә багышланган күргәзмә ачылачак.

Фонд татар, төрки халыклар рәссамнары эшләрен җыю һәм пропагандалау белән дә шөгыльләнә. 60-тан артык күргәзмә оештырылган. Фонд Бакый Урманченың хәйран гына эшен үзенә туплаган. Урманчега багышланган документаль фильм да төшергән. Бу фильмны тәкъдим итү дә җомга көнне Казанда булды. Үзбәкстаннан чыккан күренекле балет биючесе Галия Измайловага багышланган фильм да фонд тырышлыгы белән дөнья күргән.

"Безнең төп эшебез ул - татар халкының тарихын һәм шулай ук фән, мәдәният, сәнгать, әдәбият өлкәсендәге уңышларын дөньяга таныту", диде Володина.

Фонд халыкара оешмалар, югары уку йортлары, шул исәптән Казан федераль университеты, Мәрҗәни исемендәге Тарих институты белән тыгыз хезмәттәшлектә.

"Мәрҗәни фонды президенты Рөстәм Сөләйманов - бу оешманы төзүче дә, төрле идеяләр белән безне рухландыручы да, төрле проектларга акча табучы да", дип белдерде Володина.
XS
SM
MD
LG