Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан 2025 елга латин әлифбасына күчмәкче


Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев латин әлифбасына күчүгә әзерлек башларга чакырды. Бу 2025 елдан булырга мөмкин.

Назарбаев бу хакта җомга көнне Астана шәһәрендә халыкка юллама белән чыкканда әйтте. Ул киләчәктә дә дәүләт теле (казакъ теле) үсеше гамәлләрен тормышка ашыру дәвам итәчәген белдереп, шуның бер чарасы буларак латинга күчүне атады. Аның сүзләренчә, бу казакъ теле үсешенә китерүдән тыш, аны заманча мәгълүмат “теленә” әйләндерәчәк.

Татарстандагы кебек Казакъстанда да инде латинга күчү турында 20 еллап бәхәсләшәләр. Назарбаев бүгенгә кадәр бу мәсьәләдә фикерен белдерергә әлләни ашыкмады. Татарстан түрәләре дә бу өлкәдә бик сак хәрәкәт итә.

Татарстанда татар телен латин әлифбасына күчерү турында канун 2001 елның сентябрендә көчкә кергән иде. Аңа кадәр хөкүмәттә татар орфографиясенең яңа кагыйдәләре расланды һәм кайбер мәктәпләрдә сынап карау рәвешендә латин әлифбасында укулар да башланды. Бу канун нигезендә ун ел дәвамында республикада ике әлифба да – кирилл да, латин да кулланылышта булырга тиеш иде. 2011 елның көзенә латинга күчүне тулаем төгәлләү планлаштырылды.

Әмма Мәскәү Татарстанның бу теләгенә киртә куйды. 2002 елда Русия Думасы “Русия халыклары телләре турында” дигән канунга үзгәрешләр кертте. Анда Русия халыкларының дәүләт телләре барсы да кириллда булырга тиеш дип язылды.

Татарстан латинга күчүнең мөһимлеген, аның дөньяви багланышлар өчен бик кулай булуын, латин әлифбасының татарга бик якын икәнлеген мәхкәмә аша дәлилләргә тырышып караса да, 2004 елда Русия Конституция мәхкәмәсе республиканың бу адымын “федератив бөтенлекне көчсезләндерергә тырышу” буларак бәяләде. Нәкъ шул ук елны Татарстан югары мәхкәмәсе латин әлифбасы турындагы канун көчендә түгел дигән карар чыгарды. Әнә шулай итеп бу канун һавада эленеп торган кебек калды. Дәүләт шурасы аны көчтән чыгару карары кабул итәргә ашыкмады.

Хәзер Дәүләт шурасы депутатлары 1999 елда кабул ителгән “Латин графикасы нигезендә татар әлифбасын торгызу” канунын көчтән чыгарырга һәм шул ук вакытта латин һәм гарәп әлифбасын да куллану мөмкинлеге бирүче "Татар телен дәүләт теле буларак куллану турында" дип аталган икенче бер канунны кабул итәргә җыена. 29 ноябрьдә ул Татарстан Дәүләт шурасы утырышында каралырга тиеш иде, әмма ул декабрьгә күчерелде.
XS
SM
MD
LG