Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада «Ак торна» бәйгесенә йомгак ясалды


Уфада "Ак торна" бәйгесенә йомгак ясалды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

Уфада, башкорт дәүләт академия драма театры бинасында төрки шигърият өлгеләрен тәрҗемә итүчеләрнең “Ак торна” исемле халыкара бәйгесенә йомгаклар ясалды.

“Ак торна” бәйгесе берничә ел элек үк игълан ителгән иде. Мәдәният министрлыгы белән Язучылар берлеге башлангычындагы шушы бәйге быел инде икенче тапкыр үткәрелде.

Әлеге чараны оештыручылар әйтүенчә, бәйге сәләтле тәрҗемәчеләрне дәртләндерү, аларны алдагы иҗатка да илһамландыру максатын куя.

Төрки шигърият өлгеләрен тәрҗемә итүчеләр ярышына 286 эш тәкъдим ителгән. Үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр арасында Русиянең байтак төбәкләреннән, шулай ук Азәрбайҗан, Казакъстан, Үзбәкстан, Украина республикаларыннан, Татарстан, Литва, Молдавиядән һәм Петербурдан тәрҗемәчеләр бар.

Бәйрәмгә «Төрксой» халыкара төрки мәдәниәт оешмасының генераль секретаре урынбасары Пурташ Фырат, Әнкара каласының Этимесгут районы мэры урынбасары Сонат Алаатин, фәннәр докторы, Гази университеты укытучысы, башкорт язучысы Динис Бүләковның романнарын төрек теленә тәрҗемә иткән Калкан Нигяр, "Ак Торна-2012" конкурсы жюри рәисе Бахытҗан Канапьянов һәм жюри агъзасы, Уфа язучысы Марсель Сәлимов та чакырылды.

“Ак торна” бәйгесенә йомгак ясау кичәсе зур бәйрәмгә әйләнде. Җыр-моң, дәртле биюләр белән аралашып барган тамашада берничә номинациядә җиңү яулаган сәләтле тәрҗемәчеләр сәхнәгә чакырыла һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырыла. “Ак торна” бәйгесен оештыручылар аның киләсе елларда да дәвам итәчәгенә ышандырды бу кичә азагында.
XS
SM
MD
LG