Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

Бүленгән Татарстан коммунистлары аерым-аерым ике конференция уздыра


Татарстанда «Гранд-Отель Казан»да коммунистларның ике хисап-сайлау конференцияләре уза. “Бизнес-Online” язуынча, икенче катта хәзерге Татарстан коммунистлар фиркасенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов,ә беренче катта аңа каршы булучы- Александр Салий һәм Нәсимә Столярова тарафдарлары җыелган.

Тарафларның икесе дә Мәскәүгә таяна. Берсе – Геннадий Зюгановка, икенчесе – үзәк тикшерү-ревизия комиссиясенә.

Алдагы көнне Хафизов тирәсендә җәнҗал туган иде. Үзәк тикшерү-ревизия комиссиясе програм һәм нигезнамә таләпләрен үтәмәү, партия тәртипләрен бозу, тикшерү оешмалары карарларын үтәмәү һәм КПРФка зыян китерү өчен Миргалимовка карата махсус эш ачты. Нәтиҗәдә алар КПРФ үзәк комитеты президиумына Миргалимовны партия җаваплылыгына тартырга һәм аны беренче секретарь итеп сайлауга тәкъдим итмәскә кушкан иде.

XS
SM
MD
LG