Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Конституцияне бозмау таләбе белән митинг үтте


Уфада үткән митингтан күренеш
Уфада үткән митингтан күренеш

Уфада 15 декабрь көнне, Русиянең башка шәһәрләрендәге кебек, Русия Конституциясенең 19-нчы маддәсен яклап һәм, гомумән, Конституциянең үтәлешен таләп итеп митинг үтте

“Яблоко” фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе оештырган бу митингка, көн үтә суык булгангамы, барлыгы егермеләп кенә кеше килде.

“Яблоко” фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Наумкин митингка чыгуларын, кеше хокукларының Русиядә сакланмавы, Конституцияне Русия һәм Башкортстан президентларының да санга сукмаулары белән аңлатты.

Шушы мини-митинг азагында кабул ителгән резолюциядә, кеше хокукларының бар өлкәдә дә бозылуы билгеләнә. Илне, халыкны бюрократия изүеннән, коррупция богавыннан азат итү таләп ителә.
XS
SM
MD
LG