Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русия Думасы сайлауларының бер еллыгы уңаеннан пикет узды


Бүген Казанда Русия дәүләт думасы сайлауларының бер еллыгы уңаеннан пикет узды. Анда катнашучы ПАРНАС һәм “Гадел сайлаулар өчен” Казан коалициясе вәкилләре сүзләренчә, гадел сайлаулар темасы әле бүген дә мөһим һәм алар бу чараны халыкның игътибарын шуңа җәлеп итү өчен оештырган.

Хакимияткә бирелгән гаризада пикетта 15 кеше катнаша диелсә дә, чынлыкта Бауман урамындагы сәгать янына бары биш кенә кеше килгән.
XS
SM
MD
LG