Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләрендә каршылык чаралары узды


Мәскәүдә полиция Лубянка мәйданында оппозициягә сәяси тоткыннарны азат итүне таләп итеп “Азатлык маршы” уздыру мөмкинлеге бирмәде.

Хөкүмәт бу чараны уздыруга рөхсәт бирмәде. Инде иртәдән үк Лубянка мәйданы тирәсендә дистәләрчә полиция машинасы китерелде.

Рөхсәт булмауга карамастан, бу акциягә халык җыелды. Полиция чарада 700гә якын кеше катнашты дисә, анда булучылар һәм матбугат берничә мең кеше килүен әйтә.

Килүчеләрнең күпчелеге Соловецкий ташы янына чәчәкләр куюдан соң ук мәйданнан китә барды.

Сергей Удальцов
Сергей Удальцов
Лубянка мәйданына килгән оппозиция вәкилләре Сергей Удальцов, Алексей Навальный, Илья Яшин һәм Ксения Собчак тоткарланды. Русия эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, алар рөхсәт ителмәгән чараны оештыручылар буларак тоткарланган“Текстильщики” һәм полиция бүлегенә озатылган.

Чарада шулай ук оппозиция вәкилләре Борис Немцов, Владимир Рыжков, Илья Пономарев һәм Дмитрий Гудков та булып киткән.

Җыелган халыкны куып тарату өчен полиция вәкилләре кешеләрне Лубянка мәйданыннан метрога таба куды. Берничә дистә кеше тоткарланды.

Уфада да төрле халыкара документларда беркетелгән халыкның ирек һәм хокуклары үтәлешен таләп итеп, бөтен кешеләрнең дә тигез хокуклы булуы принцибын яклап митинг узды.

Казанда исә Русия Дәүләт Думасы сайлауларының бер еллыгы уңаеннан Бауман урамында пикет узды. Анда барлыгы биш кеше катнашты. Алар гадел сайлаулар темасы бүген дә мөһим булып калуын ассызыклады.
XS
SM
MD
LG