Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә парламентка сайлау уза


Япониядә парламентның түбән пулатына сайлау уза. Социологик сораштырулар сайлауда оппозициядәге либерал-демократик партия җиңәчәген күрсәтә.

Аның башлыгы Синдзо Абэ дәүләт чыгымнарын арттырырга һәм Кытай белән җир бәхәсендә Япония позициясен көчәйтергә вәгъдә итә. Соңгы айларда Япония контролендә булган Сенкаку утравы өчен көрәш аркасында ике ил арасында киеренкелек артты. Кытай әлеге утрауны Дяоюйтай дип атый.

Оппозиция тарафдарлары 2009 елдан бирле хакимияттә булган хәзерге премьер Йосихико Нода җитәкчелегендәге демократик фиркадән халыкның ваз кичүен әйтә.

Абэ инде 2006-2007 елларда премьер вазифасын башкарган иде.
XS
SM
MD
LG