Accessibility links

Пакыстанда бәрелешләрдә алты кеше һәлак булды


Пакыстанның Пешавар шәһәрендә полиция һәм сугышчылар белән бәрелешләрдә алты кеше һәлак булган.

Әлеге хәл талибларның Пешавар һава аланына һөҗүмнән соң икенче көнне булды. Интихарчының шартлавы һәм ракета һөҗүмендә биш тыныч кеше, биш сугышчы үлде һәм 50 кеше җәрәхәтләр алды. Хакимият хәрбиләр өчен дә кулланылган һава аланын вакытлыча ябарга мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG