Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәбиуллинны Истанбулга барганда чиктән чыгармаганнар


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Бүген Татарстаннан дүрт кеше Истанабулга төрки яшьләр көннәренә барырга тиеш иде, әмма “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинны чиктән чыгармаганнар.

Наил Нәбиуллин иртәнге сәгать өчләрдә Казан һава аланында багажын биргәч паспорт контроленә барган, әмма анда аңа җәен мөселманнарны яклап уздырган пикетлар өчен штрафларны түләмәгәнлеген әйткәннәр.

“Мин аны түләгән идем, әмма түләү турындагы мәгълүмат килеп җитмәде дип әйттеләр. Гәрчә минем читкә чыгуга чикләүләр юк дигән кәгазем булса да, мине чыгармадылар. Озак кына тикшерделәр, телефоннан шалтыратып төрле кешеләрне чакырдылар. Әле җибәрмәгәч тә аерым бүлмәгә алып кереп тикшерделәр. Мин моны махсус Төркиягә чыгармас өчен эшләделәр дип саныйм, чөнки без анда Русиядәге төрки халыкларның хәлләрен бәян итмәкче идек. Бу хакта социаль челтәрләрдә дә яздык. Без инде элек тә берничә тапкыр Казандагы Төркия консуллыгы бинасы каршында Русиядәге төрки халыкларның хәленә битараф булмауны таләп итеп пикетлар уздырган идек”, ди Нәбиуллин.

Ул әлеге корылтайга күптән әзерләнүен, шактый гына чыгымнар тотуын (мисал өчен һава аланына килү өчен генә дә таксига 800 сум киткән) әйтә. Аның кышкы киемнәре дә багажда Төркиягә киткән, чөнки ул Истанбулда кияргә кирәк булмаган әйберләрне тикшерү узганчы ук тапшырган.

Шуңа да карамастан, Наил Татарстаннан төрки яшьләр көннәренә киткән башка вәкилләрнең бу чарада барлык проблемнарны да ачып бирә алуына ышана.

“Бу инде беренче генә очрак түгел. Җәй көне мине татар яшьләре форумына кертмәгәннәр иде, Конгресс корылтае көннәрендә дә полиция алып китте. Минемчә, бу Төркиягә җибәрмәү дә сәяси заказ”, ди ул.
XS
SM
MD
LG