Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:47

Тарихи мәчет имамы Салих Сәйфетдинов мәчеткә татарлар азрак йөрсә дә, ата-бабаларыбыз төзегән гыйбадәтханәдә татарлыкны сакларга тырышабыз, ди.

Русия башкаласының Зур татар урамында урнашкан Тарихи мәчет бу урында урнашкан Татар бистәсенең милли бизәге булып тора. Кайчандыр шушы җирләрдә татарлар тупланып яшәгән, бүген биредә татар эзләре булганын ошбу мәчет кенә искә төшерә.

Якында гына Новокузнецкая урамында Габдулла Тукайга һәйкәл куелган, ә күрше-тирә биналарда бизнес-үзәкләр һәм бетмәс-төкәнмәс фэст-фуд рестораннары урын алган. Зур татар урамы буйлап атлаганда, Тарихи мәчет күзгә чалынмаска да мөмкин. Ике гасыр чамасы элек ачылган гыйбәдатханә урамның үзендә түгел, ә йортлар арасына “яшеренгән”.

Азрак ераккарак китсәң, Әсадуллаев йорты күренә. Гомумән, бу урыннар татар рухы белән сугарылган. Гәрчә Татар бистәсенә нигез салган милләттәшләр күптән Мәскәү буйлап сибелеп яшәүгә карамастан, мәчет әле дә үз урынында.

Мәскәүнең иң борынгы мәчетендә бүген дә татарлар имамлык итә. Мәчетнең баш имам-хатыйбы – Рамил хәзрәт Садыйков. Гыйбадәтханә каршында мәдрәсә дә эшләп килә. Аны Мәскәү исламының аксакалы Хәсән хәзрәт Фәхретдинов җитәкли. Хәсән хәзрәт ике дистә ел дәвамында өч мәчеттә имам булып торган кеше. Имам эшчәнлеген 1989 елда Мәскәү Җәмигъ мәчетендә башлый, 1997-1999 елларда “Ярдәм” мәчетенә күчә, ә яңа гасырны Тарихи мәчет имам-хатыйбы вазифасында каршылый.

Татарлар мәчеткә ни өчен аз йөри?

Салих хәзрәт Сәйфетдинов мәчеттә имам булып тора. Тумышы белән Түбән Новгород өлкәсе Ендовище авылыннан. Дини белемне Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә алган. Тарихи мәчеттә инде сигезенче ел хезмәт итә. Дини белемнән тыш, тәрҗемәче һөнәрен үзләштерә. Заманча имамның дини генә түгел, ә дөньяви белеме дә булырга тиеш дигән фикердә.

“Әлбәттә, без мөселманнарны милләтләргә бүлмибез. Безнең милләтебез бер – барыбыз да мөселманнар. Ләкин, Әлһәмдүлилләһ, без татарлар булып яратылган, биредәге имамнар да татарлар. Шуңа күрә без үз халкыбыз белән дә эш итәргә тырышабыз. Мәчет мәхәлләсенең күбесе Урта Азия һәм Кавказ мөселманнары. Әлһәмдүлиллаһ, татарларыбыз да мәчеткә килә. Алар бер 10-20% тәшкил итә дип уйлыйм”, ди Салих хәзрәт.

1919 елга кадәр мәчетне җитәкләгән Абдулла хәзрәт Шәмсетдин кулга алына. Нәтиҗәдә, 1936 елда Абдулла хәзрәт репрессияга эләгә һәм шул ук елны атып үтерелә.

1939 елда мәчет манарасын кисәләр. Совет хөкүмәте вакытында мәчет бинасы военкомат, типография, завод эшчеләр йорты булып хезмәт итә. Әмма 1990-нчы еллар башында җирле мөселманнар мәчетне кире кайтаруны таләп итә. 1991 елда мәчет рәсми рәвештә мәхәллә кулына кайтарыла, ә 1993 елда мәчет тантаналы рәвештә ачыла. Шул еллардан алып бүгенге көнгә кадәр мәчет эшләп килә.

“Мәчеткә татарларның аз йөрүенә берничә сәбәп бар. Беренчедән, коммунистлар вакытында халкыбыз диннән ерагайгандыр. Бәлки нужа куалардыр. Кызганычка каршы, бу мәсьәләдә төгәл итеп әйтә алмыйм, ләкин башка халыклар белән чагыштырганда халкыбыз мәчеткә бик күп йөрми. Шуңа күрә дә бу бик әһәмиятле мәсьәлә. Без мәҗлесләргә йөрибез, дәгъвәт кылабыз, үзләрен мәчеткә чакырабыз. Ләкин Мәскәү ул шундый шәһәр: кешеләр иртә белән эшкә китәләр, кичләрен өйгә кайталар. Шуңа күрә хезмәт аркасында вакыт калмыйдыр дип уйлыйм. Икенчедән, күп еллар дәвамында дин тотарга ирек бирмәгәннәр, шуңа күрә халкыбыз диннән ерагайган”, диде хәзрәт.


“Мәчетләр төзүгә рөхсәт бирмәүдә мөселманнарның да гаебе бар”

1816 елның августында мөселман байлары Макай Абдулов, Нәдрән Измайлов, Мирза Рәди Нәүрүзов һәм мулла Абдулла Үзбәков Мәскәүдә таш мәчет төзүгә рөхсәт сорап, патшага хат яза. Моңа кадәр мәчетләр Казанда һәм Петербурда эшләп килә торган була.

Әмма хөкүмәт манаралы мәчет төзергә рөхсәт бирми һәм мөселманнарга йортларда яки бүлмәләрдә намаз кылырга тәкъдим итә. Ахыр чиктә татар җәмәгатьчелеге мәчет салуга ирешә, ләкин хакимият теләге белән бина “мәчет” дип аталмаячак һәм, гомумән, гадәти мәчетләргә охшаш булмаска тиеш була.

1880 елга татар мәхәлләсе җитәкчеләре намаз уку йортын мәчет формасына китереп төзекләндерергә рөхсәт ала. Гыйбадәтхәнә төзелгәннән бирле, биредә татар теле югалганы юк. Бүгенге көндә хөтбәләр ике телдә укыла: татарча һәм урысча.

“Билгеле, мәчеттә төрле кеше бар. “Ник сез татар телендә сөйлисез” дип килеп сораучылар булгалый. Без аларга йомшак кына мөселманча җавап бирергә тырышабыз, чөнки бу мәчетне бабаларыбыз төзегән. Монда гел татарлар яшәгән. Урамнарның атамалары да шуны ук әйтеп тора. Шуңа күрә мәчетне салган бабаларыбызны, мәхәлләдәге аксакалларны хөрмәтләп без татар телендә вәгазь сөйләргә тырышабыз. Акыллы кеше була икән, ул моны аңлый һәм “Рәхмәт” әйтеп китә”, дип сөйли Салих хәзрәт.

Башкалада мәчетләр җитмәү проблемы әле дә актуальлеген югалтмый. Мәскәү халкы арасында исламофобия күренешләре еш күзәтелә. Әмма мөселманнарны да тәртип үрнәге дип әйтеп булмый. Салих Сәйфетдинов фикеренчә, мәчет төзергә рөхсәт бирмәүдә мөселманнарның да гаебе бар.

“Мәскәүдә төрле милләтләр яши. Кайбер мөселманнар моны бик аңлап бетерми кебек. Әгәр дә үзебезнең әхлагыбыз, тәртибебезне күрсәтсәк, җирле урыс халкы да моны аңлый башлар. Әдәпле мөселманнар күбрәк булса, иншаллаһ, хөкүмәт безгә мәчетләр төзергә рөхсәт бирер. Дөрес, соңгы арада дин кардәшләребез җинаять эшләрендә күренә башлады: тегендә кемнедер чәнчегәннәр, монда кемдер сугышкан. Шундый күңелсез гамәлләр аркасында Мәскәү халкы исламнан курка башлый. Шуңа күрә исламны күркәм һәм матур дин икәнен күрсәтү өчен башкаларга үрнәк булып торырга кирәк”, ди хәзрәт.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG