Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:37

Русия хокук яклаучылары яңа иҗтимагый шура төзеде


Русия хокук яклаучылары Кеше хокуклары бәйсез шурасы исемле яңа берләшмә төзеде. Алар моны бүген Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында игълан итте.

Яңа иҗтимагый оешмага Русия президенты идарәсендәге кеше хокуклары шурасының кайбер элекке әгъзалары да керде. Алар арасында Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева да бар.

Яңа шураны оештыручылар әйтүенчә, алар Русия дәүләтчелегенең демократик нигезләрен ныгытуга ярдәм итәргә тели.

Шураның башкарма секретаре, хокук ялкаучы Наталия Пелевина әйтүенчә, бу иҗтимагый шура Русиянең дә, чит илләрнең дә грантлары хисабына түгел, ә хосусый акча кертүчеләр хисабына эшләячәк.

XS
SM
MD
LG